Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Педагогик киңәшмә 27.03.2017

27 март көнне 3 чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Класс җитәкчеләренең, фән ияләренең чыгышлары тыңланды, укыту-тәрбия эшчәнлегенә, биреп карау имтиханнарына, контроль эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.Чыгышлар буенча фикер алышулар үткәрелде.
-
Район башлыгы призына көрәш турниры 25.03.2017

23 март көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярыш үткәрелде. Ярышта 29 мәктәптән 130 бала катнашты. 7 класс укучылары Харисов Нәркиз, Харисов Галинур үз үлчәү авырлыкларында беренче, Вакилов Ленар дүртенче урынны алдылар. Команда беренче урынга чыкты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 24.03.2017

22 март көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарында Мусина Д.Т. “Гаилә – җылы учак” мастер – классында булды, ачык чара карады һәм эшлекле сөйләшүдә катнашты.
-
"Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы" рәсем конкурсы 23.03.2017

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы турында республика конкурсының район этабында катнашып, « Историко-археологический комплекс города Болгар» номинациясендә 5 класс укучысы Кашапов Салават, 7 класс укучысы Мингазетдинова Ләйлә беренче урынны алдылар. Җитәкчесе Фатхуллина Л. Х. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
В.Д.Шашин исемендәге фәнни-практик конференция 22.03.2017

Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән В.Д.Шашин исемендәге фәнни-практик конференциядә үзләренең проект эшләре белән катнашып 3 класс укучылары Гатин Аяз, Ханов Рүзәл, Салихзянов Ришат икенче урынны (җитәкчесе Мохтарова Ә.А.), 6 класс укучысы Варин Фидан өченче урынны (җитәкчесе Фатхуллина Л.Х.)алдылар, 9 класс укучысы Авзалова Н. лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Гильманова И.Р.)
-
ОГЭ га әзерлек 21.03.2017

Мәктәптә язгы каникул вакытында расписание нигезендә 9 класс укучыларының ОГЭ га әзерлек консультацияләре үткәрелә.
-
"Живая классика - 2017" 18.03.2017

Прошёл районный тур Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика- 2017". Из нашей школы участвовали Кашапов Салават, Варин Фидан. Призёром стал Кашапов Салават. Поздравляем! Учитель Варина Т.Р.
-
"Без бергә" конкурсы 18.03.2017

17 март көнне балалар иҗат үзәгендә "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль конкурсының район этабы узды. Гатин Аяз, Гайнетдинова Луиза, Ситдиков Ирек катнашып сертификатка ия булдылар.
-
Язгы каникул башланды 18.03.2017

Ниһаять, 3 нче чирек тәмамланды, язгы каникуллар башланды. Укучыларга билгеләр, куркынычсызлык кагыйдәләре, каникул планы аңлатылды. 29 март көнне балалар кабат укуларын дәвам итәчәкләр.
-
"Старые сказки на новый лад" театр конкурсы 18.03.2017

16 март көнне район күләмендә инглиз теленнән үткәрелгән "Старые сказки на новый лад" театр конкурсында башлангыч класс укучылары (Гатин Аяз, Ханов Рүзәл, Салихзянов Ришат, Хабетдинова Илнара) "Три поросенка" әкиятен сәхнәләштерделәр һәм "Лучшая актерская игра" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булдылар. Җитәкчесе: Салихьянова Р.Р.













