Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Яңа ел белән! 01.01.2017

24декабрь көнне 6-9 класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Укучылар Кыш бабайны зур уңышлар белән каршы алдылар. Чыршы бәйрәме бик матур узды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән скетч - тамаша килгән кунакларның, әти-әниләрнең күңелләренә бик хуш килде.
-
Беренче яртыеллыкны йомгаклау 30.12.2016

24 декабрь көнне икенче чирек йомгакланды.Укучыларга билгеләр аңлатылды, класс җитәкчеләре кышкы каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж алдылар. Укучылар кышкы каникулга озатылды. Каникуллар кызыклы һәм файдалы үтсен.
-
Психологлар белән очрашу 29.12.2016

20 декабрь көнне "Ихлас" психологик үзәге психологлары белән очрашу үткәрелде. Ата-аналар "Уңышка юл" программасына нигезләнеп үткәрелгән тренингта теләп катнаштылар.
-
Психологлар белән очрашу 29.12.2016

"Ихлас" психологик үзәге психологлары укучылар белән әңгәмәләр, тренинглар үткәрделәр.
-
ОГЭ 22.12.2016

21-22 декабрь көннәрендә 9 класс укучылары Актанышка барып, рус һәм математика фәннәреннән Казаннан килгән ОГЭ ны эшләп карадылар.
-
Язучылар белән очрашу 17.12.2016 15 декабрь көнне РДК да мәктәп директорлары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, укучылар катнашында язучылар белән очрашу булды.Кунак булып Ләбиб Лерон, Данил Салихов, Айгөл Әхмәтгалиева, Мирһади Разов, Лилия Гыйбадуллина, Факил Әмән, Фәйрүзә Мөслимова һ.б. килгән иде..Милләтебезнең йөзек кашы, олуг хөрмәткә лаек остаз, шагыйрь һәм юмор остасы Гамил Афзал исемендәге премиягә Татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ләбиб Лерон ия булды.Әлеге бүләкне район башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.

-
Дару үләннәре 10.12.2016 Дару үләннәрен җыеп тапшыру буенча мәктәбебез район күләмендә 3 урынны алды.

-
"Без коррупциягә каршы" 06.12.2016 6 декабрь көнне барлык классларда да "Без коррупциягә каршы", "Нәрсә ул коррупция?" дигән темаларга класс сәгатьләре үтте.

-
Район күләмендә бадминтон ярышы 03.12.2016 3 нче декабрь көнне район күләмендә бадминтон ярышы булды. Харисов Галинур икенче , Шаймухаметова Рузинә өченче урынны алдылар. Җитәкчеләре: физкультура укытучысы Нургалиев И.И. Аларның барысына да киләчәктә зур уңышлар телибез.

-
"Теплые ножки" акциясе 02.12.2016 "Җан җылысы" проекты нигезендә укучылар "Теплые ножки" акциясендә актив катнаштылар.














