Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Авиамодульләр конкурсы 06.04.2017

5 апрель көнне Актанышта үткәрелгән "Авиамодельләр конкурсы" нда Харисов Айнур һәм Габдуллин Фирдус уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Халыкара интернет көне 05.04.2017

4 апрель – Халыкара интернет көне. Интернет челтәренең мөмкинлекләренә тирәнрәк төшендерү максатыннан класс сәгатьләре, компьютерда практик шөгыльләр үткәрелде. Укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Экологик дәрес 01.04.2017

1 апрель көнне биология укытычысы Мингазов Р.Г. мәктәп күләмендә "Сделаем вместе!" девизы астында экологик дәрес үткәрде. Чара көнкүреш калдыклары проблемасын хәл итүгә багышланды. Укчылар табигатьне саклау буенча кагыйдәләр белән таныштылар.
-
Районный конкурс сочинения-рассуждения по русскому языку 01.04.2017

С целью оценки качества учебных достижений обучающихся в подготовке к ОГЭ по русскому языку, выявления талантливых, одарённых школьников в области русского языка и литературы, 31 марта на базе МБОУ «Актанышская СОШ №2 с УИОП» прошёл районный конкурс сочинения-рассуждения по русскому языку среди учащихся 8-х классов. Конкурс организован в форме сочинения в формате ОГЭ. Учащиеся показали свою лингвистическую грамотность и общую эрудированность. Из нашей школы участвовала ученица 8 класса Солтанова Альбина и стала призером.
-
Ата-аналар җыелышы 30.03.2017

30 март көнне ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта өченче чирек нәтиҗәләре, имтиханнар, туклану мәсьәләсе һәм алда торган бурычлар каралды. Җыелышта Россия эчке эшләр бүлегенең Актаныш районы буенча полиция бүлеге балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, майор А.А.Ахунова һәм И.И. Ильясова катнашты. Ахунова А.А. "Ата-аналарның балаларны тәрбияләүдә җаваплылыгы" дигән темага чыгыш ясады.
-
Россия эчке эшләр бүлегенең Актаныш районы буенча полиция бүлеге балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы майор А.А.Ахунова һәм И.И. Ильясова белән очрашу 30.03.2017

Бүген Россия эчке эшләр бүлегенең Актаныш районы буенча полиция бүлеге балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы майор А.А.Ахунова һәм И.И. Ильясова белән очрашу үткәрелде. Полиция майоры А.А.Ахунова укучыларга "Хокук бозуларны булдырмау һәм аларны кисәтү" дигән темага чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Педагогик киңәшмә 27.03.2017

27 март көнне 3 чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Класс җитәкчеләренең, фән ияләренең чыгышлары тыңланды, укыту-тәрбия эшчәнлегенә, биреп карау имтиханнарына, контроль эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.Чыгышлар буенча фикер алышулар үткәрелде.
-
Район башлыгы призына көрәш турниры 25.03.2017

23 март көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярыш үткәрелде. Ярышта 29 мәктәптән 130 бала катнашты. 7 класс укучылары Харисов Нәркиз, Харисов Галинур үз үлчәү авырлыкларында беренче, Вакилов Ленар дүртенче урынны алдылар. Команда беренче урынга чыкты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 24.03.2017

22 март көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарында Мусина Д.Т. “Гаилә – җылы учак” мастер – классында булды, ачык чара карады һәм эшлекле сөйләшүдә катнашты.
-
"Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы" рәсем конкурсы 23.03.2017

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы турында республика конкурсының район этабында катнашып, « Историко-археологический комплекс города Болгар» номинациясендә 5 класс укучысы Кашапов Салават, 7 класс укучысы Мингазетдинова Ләйлә беренче урынны алдылар. Җитәкчесе Фатхуллина Л. Х. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!













