Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Бөек Ватан сугышының яшь геройлары" 07.10.2022

Мәктәптә "Бөек Ватан сугышының яшь геройлары" темасына республика конкурсына әзерлек бара.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!” 06.10.2022

Мәктәп китапханәләре фондын уку, фәнни-популяр, сәнгать, белешмә әдәбият белән тулыландыру, шулай ук китапка сак караш формалаштыру, балаларны укуга тарту, гуманизм һәм хәйрия хисләре тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2022 елның 26 июленнән 30 октябренә кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» дигән еллык хәйрия акциясе үткәрелә.
Акциядә укучылар, ата-аналар, Татарстан халкы һәм шул исәптән оешмалар да катнаша ала.
-
Бәйрәм белән сезне укытучылар!!! 05.10.2022

Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
Математика һәм рус теле буенча сынау имтиханы 04.10.2022

28-29 октябрьдә Актанышта 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теле буенча БДИ сынау имтиханы узачак.
-
Мөһим турында сөйләшү! 03.10.2022

Уку елы башыннан мәктәптә «Мөһим турында сөйләшү» дәресләрләре үткәрелә. Бүген чираттагы очрашу укытучылар көненә багышланган иде. Бу сөйләшүдә һәр кешенең тормышында укытучының роле, эше турында сөйләде. Укучылар дәрестә интерактив биремнәр, шулай ук «әгәр мин укытучы булсам» дигән иҗади бирем үтәделәр. Балаларга «Безнең сыйныф», «укытучым», «Мин укытучы» дигән темага рәсем ясадылар. Дәрес тәмамлангач, укытучы балалар белән бергә нәтиҗә ясады.
-
Өлкәннәр көненә багышланган мәктәпләр ярминкәсе 01.10.2022

Бүген, 1 октябрьдә, Татар Суыксуы мәдәният йорты каршында өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сәүдә нокталары төрле продукциянең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр: яшелчә, бал, ит, җиләк-җимеш, гөмбә, һәм халык кулланышы товарлары.
-
Укытучылар көненә багышланган Концерт! 30.09.2022

Укытучы-һәркем тормышында мөһим кеше. Чөнки нәкъ менә ул бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ача, кирәкле һәм файдалы күнекмәләрне өйрәтә, шундый катлаулы дөньяда йөрергә ярдәм итә. Һөнәри бәйрәм көнендә безнең мәктәп педагоглары өчен Укытучылар көненә багышланган традицион бәйрәм концерты булды! Балалар укытучылар өчен чын бәйрәм әзерләделәр. Педагогларга җылы сүзләр, рәхмәт һәм Мәхәббәт сүзләре яңгырады. Малайлар һәм кызлар чын күңелдән җырладылар һәм биеделәр. Бу көнне укытучыларга бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар әйтелде. Бугенге көндә лаеклы ялда булган, безнең мәктәптә күп еллар хезмәт куйган, укытучыларны да чакырдык.
-
Финанс грамоталылыгы дәресе 29.09.2022

7-9 нчы сыйныф укучылары Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрнең көзге сессиясендә катнашалар. Бүген "С деньгами на "Ты" или зачем быть финансово грамотным" дигән темага дәресләр узды.
-
Фән олимпиадасының мәктәп туры 28.09.2022

21 сентябрьдән Республикакүләм һәм Россиякүләм фән олимпиадаларының мәктәп этапы старт алды. Балалар 24 гомуми белем бирү предметы: математика, рус теле, чит тел, информатика, физика, химия, биология, экология һәм башка фәннәр буенча интеллектуаль ярышларда үз көчләрен сынап карый ала. Математика һәм рус теле буенча олимпиадада 4 нче сыйныфтан башлап катнашырга мөмкин. Күпчелек укучылар биремнәрне берьюлы берничә гомуми белем предметы буенча язалар. Уңышлы чыгыш ясаган 7-11 нче сыйныф укучылары муниципаль этапка чакырыла.
-
Stepik онлайн курсы 27.09.2022

Безнең мәктәп укытучылары белем бирү платформасы һәм stepik онлайн курс конструкторы нигезендә курс алдылар. Алар барысы да тренингтан соң сетрификатлар алдылар.













