Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Тат.Суксинской СОШ
Хөрмәтле Диләрә Гаптелсуппух кызы, сезне чын куңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Опубликовано: 17.11.2022Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Шулай ук сезгә ныклы саләматлек телибез, шундый ук көләч йөзле, ачык күңелле булып калыгыз! Һәр көнегез шатлык-куаныч белән тулсын! Сезнең яныгызда һәрвакыт туганнарыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз булсын, аларнын игелеген күреп бәхетле булып яшәргә язсын! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – БӨЕК ХӨРМӘТКӘ ЛАЕКЛЫ УКЫТУЧЫ!
К списку новостей













