Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Санлы сәнгать: музыка һәм IT" темасына цифрлар дәресе 25.10.2022

Ясалма интеллект музыка ясый аламы? Заманча музыка хезмәтләре ничек эшли? Алгоритмнар ничек тәкъдим итә? Компьютер музыканы аңлый аламы? "Санлы сәнгать: музыка һәм IT" темасына цифрлар дәресе кысаларында безнең мәктәп укучылары әлеге һәм башка сорауларга җаваплар алдылар. Бөтен дөнья буенча it-лабораторияләрдә тормышның төрле өлкәләре өчен ясалма интеллект эшләнмәләре бар, шул исәптән зур күләмле мәгълүматлар белән эш итү. Мәсәлән, музыка белән. Дәрестә укучылар IT-лаборатория белгече һәм стажерлар төркеме белән таныштылар, аларның бурычы — роботны җырлар ишетергә һәм аларны танырга өйрәтү, ә алынган мәгълүматлар нигезендә кулланучылар өчен аларга ошаган музыкаль композицияләрне табу. Аннары укучылар тренажерларда көчләрен сынап карадылар, сертификатлар алдылар.
-
Россия балалар хәрәкәте буенча Бердәм республика класс сәгатьләре 25.10.2022

Бүген, ягъни 25 нче октябрь көнне, барлык классларда да Россия балалар хәрәкәте буенча Бердәм республика класс сәгатьләре узды. Кече классларда уен формасында, ә зур классларда презентацияләр карау, сорау-җавап, әңгәмәләр рәвешендә үтте.
-
"Мөһим темага сөйләшү” 24.10.2022

Гадәттәгечә, атна мәктәп күләмендә үткәрелә торган линейкадан башланды. Бүгенге "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" "Россия - атом сәнәгатендә дөнья лидеры" темасына барлык сыйныфларда да үткәрелде.
-
Фәнәвис Дәуләтбаев белән очрашу! 22.10.2022

Буген башлангыч сыйныф укучыларыбыз җирлегебез шагыйре Фәнәвис Дәуләтбаев иҗаты белән танышты, куңелле, истәлекле очрашу һәркемнең куңеленә хуш килде.
-
"Минем иң бәхетле көнем" дигән темага рәсем конкурсы 20.10.2022

Психология атналыгы кысаларында 1-5 сыйныф укучылары арасында "Минем иң бәхетле көнем" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
-
"Географик диктант" акциясе 19.10.2022

"Географик диктант" акциясе 2022 елда җиденче мәртәбә уздырыла. Россия географиясе буенча белемнәрен 109 дәүләттән берничә мең мәйданчыкта катнашучылар тикшерәчәк. Географик диктант ел саен 2015 елдан бирле үткәрелә. Диктант максаты-халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру һәм географик белемнәрне популярлаштыру. Географик диктант безнен мәктәптә 30 октябрьдә узачак.
-
«Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика акциясе 18.10.2022

2022 елның 17 октябрендә безнең мәктәп коллективы укучылары һәм укытучылары «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика акциясенә кушылдылар. Акция кысаларында, хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле товарлар исемлеге буенча, гуманитар ярдәм җыю оештырылды.
-
Акция "Чистые реки" 18.10.2022

Мәктәбебез укучылары "Чистые реки" акциясенә кушылдылар. Җәйге сезон тәмамлангач, территориядә пластик стаканнар, ватылган шешәләр, пакетлар җыелган. Перчаткалар һәм капчыклар белән коралланып, балалар өмәдә катнаштылар. Экологик акциянең максаты елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту гына түгел, ә тәрбияләү дә иде.
-
Акция «Солдатка хат» 17.10.2022

2022 нче елның 17 октябрендә Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары «Батырлык дәресләре» кысаларында «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Укучылар Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операцияләрдә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Укучылар үз хатларында солдатларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
-
Мөһим темага сөйләшү! 17.10.2022

Бүген – 17 октябрь көнне, мәктәбебездә “Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Бөтендөнья җырлау көненә багышланды.













