Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! 28.10.2022

28 енче октябрь көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем биру мәктәбендә “ 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан 7 нче сыйныфта “Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле” темасына әдәби кичә (җитәкчесе Халикова Илиза Нәсих кызы), 4 енче сыйныфта “Дуслык белән без көчле” дигән темага викторина (җитәкчесе Галиева Чулпан Шәйхенур кызы) уткәрелде.Максаты: халыкларның мәдәни мирасын популярлаштыру.
-
Әтиләр советы 27.10.2022

Без еш кына әтиләр - гаиләне туендыручы, ә бала тәрбияләү күбрәк әни җилкәсенә төшә, дибез. Әмма әтиләр дә, әниләр кебек үк, бала тәрбияләүдә төп рольне уйнарга тиеш бит.
Гаиләдә балага, бигрәк тә малайларга әти тәрбиясе бик тә кирәк. Сүз белән генә түгел, үзенең гамәлләре, эше, мавыгулары, хатын-кызга мөнәсәбәте белән әти кеше улына иң беренче өлге һәм малайлар, гадәттә, әтиләренә охшарга тырышып үсәләр. 2008 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев инициативасы белән әтиләрнең бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү максатында республикада Әтиләр советы оештырды. Шул исәптән 27 октябрь конне мэктэбебездэ бик эчтэлекле, файдалы, эшлекле ЭТИЛЭР СОВЕТЫ утырышы узды. Районыбыз әтиләре, иң беренче чиратта, авыр гаиләләрдәге балалар, балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүне, аларны төрле спорт түгәрәкләренә тартуны, физик яктан чыныктыруны, аларның сәләтләрен ачып үстерүне, малайларда патриотик хисләр тәрбияләп, аларны Ватанны сакларга әзерләүне максат итеп куялар. Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау, аларны җинаять юлына басудан саклап калу да - Әтиләр советының бурычы.
-
«Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» темасына бердәм дәрес 26.10.2022

Бүген безнең мәктәптә «үз гамәлләребез өчен без җаваплы» дигән темага бердәм дәрес үткәрелде . Дәресләр мавыктыргыч оештырылды. Дәресләр законнарны өйрәнүгә генә түгел, ә иң кискен сорауларга җаваплар, төрле хәлләр буенча фикерләр әйтү, күңелле, тормыш мисаллары булган видеороликлар карау белән алмашынды.
-
"Санлы сәнгать: музыка һәм IT" темасына цифрлар дәресе 25.10.2022

Ясалма интеллект музыка ясый аламы? Заманча музыка хезмәтләре ничек эшли? Алгоритмнар ничек тәкъдим итә? Компьютер музыканы аңлый аламы? "Санлы сәнгать: музыка һәм IT" темасына цифрлар дәресе кысаларында безнең мәктәп укучылары әлеге һәм башка сорауларга җаваплар алдылар. Бөтен дөнья буенча it-лабораторияләрдә тормышның төрле өлкәләре өчен ясалма интеллект эшләнмәләре бар, шул исәптән зур күләмле мәгълүматлар белән эш итү. Мәсәлән, музыка белән. Дәрестә укучылар IT-лаборатория белгече һәм стажерлар төркеме белән таныштылар, аларның бурычы — роботны җырлар ишетергә һәм аларны танырга өйрәтү, ә алынган мәгълүматлар нигезендә кулланучылар өчен аларга ошаган музыкаль композицияләрне табу. Аннары укучылар тренажерларда көчләрен сынап карадылар, сертификатлар алдылар.
-
Россия балалар хәрәкәте буенча Бердәм республика класс сәгатьләре 25.10.2022

Бүген, ягъни 25 нче октябрь көнне, барлык классларда да Россия балалар хәрәкәте буенча Бердәм республика класс сәгатьләре узды. Кече классларда уен формасында, ә зур классларда презентацияләр карау, сорау-җавап, әңгәмәләр рәвешендә үтте.
-
"Мөһим темага сөйләшү” 24.10.2022

Гадәттәгечә, атна мәктәп күләмендә үткәрелә торган линейкадан башланды. Бүгенге "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" "Россия - атом сәнәгатендә дөнья лидеры" темасына барлык сыйныфларда да үткәрелде.
-
Фәнәвис Дәуләтбаев белән очрашу! 22.10.2022

Буген башлангыч сыйныф укучыларыбыз җирлегебез шагыйре Фәнәвис Дәуләтбаев иҗаты белән танышты, куңелле, истәлекле очрашу һәркемнең куңеленә хуш килде.
-
"Минем иң бәхетле көнем" дигән темага рәсем конкурсы 20.10.2022

Психология атналыгы кысаларында 1-5 сыйныф укучылары арасында "Минем иң бәхетле көнем" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
-
"Географик диктант" акциясе 19.10.2022

"Географик диктант" акциясе 2022 елда җиденче мәртәбә уздырыла. Россия географиясе буенча белемнәрен 109 дәүләттән берничә мең мәйданчыкта катнашучылар тикшерәчәк. Географик диктант ел саен 2015 елдан бирле үткәрелә. Диктант максаты-халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру һәм географик белемнәрне популярлаштыру. Географик диктант безнен мәктәптә 30 октябрьдә узачак.
-
«Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика акциясе 18.10.2022

2022 елның 17 октябрендә безнең мәктәп коллективы укучылары һәм укытучылары «Ярдэм янэшэ! Помощь рядом!» республика акциясенә кушылдылар. Акция кысаларында, хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле товарлар исемлеге буенча, гуманитар ярдәм җыю оештырылды.













