Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Бер минут тынлык 27.09.2022

Бүген мәктәбебездә дәресләр бер минут тынлык белән башланды. 26 сентябрь көнне Ижауның 88 нче мәктәбендә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Өлкәннәр көненә багышланган сыйныф сәгате! 26.09.2022

2022 нче елның 26 нчы сентябрендә мәктәптә "Өлкәннәр көне" темасы буенча "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре үтте. Дәресләр барышында балалар төркемнәрдә эшләделәр һәм интерактив биремдә катнаштылар. Бу дәресләрнең максаты: өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, шәхеснең әхлакый сыйфатларын (игелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмгә килергә әзерлек) тәрбияләү, гаиләдә буыннар дәвамчанлыгын үстерүгә ярдәм итү.
-
Мәктәп яны бакчасы участогында эшләү 24.09.2022

Көз-урып-җыю вакыты. Мәктәп бакчасында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе мәктәп ашханәсендә укучыларны тукландыруны оештыру өчен кулланыла. Сентябрьнең һава торышы безне кояшлы җылы көннәре белән сөендерде һәм безнен 7-8 сыйныф укучылары, перчаткалар, чиләкләр Һәм сәнәклэр белән коралланып, мәктәп яны участокларына барып, уңыш җыеп алдылар. Бу атнада кишер уңышын җыйдылар.
-
Эвакуация тренировкасы 23.09.2022

Бүген, 23 сентябрь көнне безнең мәктәптә куркынычсызлык айлыгы кысаларында планлаштырган эвакуация тренировкасы узды. Тикшерү эвакуациясенең төп максаты - укучыларга, гадәттән тыш хәлләр чыгу куркынычы була калганда, эш тәртибен аңлату. Барлык сыйныфлар, укытучылар җитәкчелеге астында чарада катнашты. Барлык куркынычсызлык таләпләре дә үтәлгән. Эвакуациядән соң укучыларга Терроризм буенча инструктаж үткәрелде.
-
Мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды 22.09.2022

19 нчы сентябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. ВПР үткәрү 2022 елның языннан яңа уку елы башына күчерелде.
2022 елның язында мәктәпләр тикшерү эшләренең бер өлешен үткәрделәр, аларда 4-8 сыйныфларда якынча 1,5 миллион укучы катнашты. Шул ук фәннәр буенча тикшерү эшләрен көзен кабат язарга кирәкми. Башка фәннәрдән укучылар өчен алдагы уку елы программасы буенча уздырылачак. Барлыгы 38 мең мәгариф оешмасыннан 7,5 миллионга якын укучы катнашыр дип көтелә.
5-9 сыйныф укучыларының барысы өчен дә рус теле һәм математика буенча мәҗбүри булып тора. 5 нче сыйныфларда шулай ук барлык укучылар да әйләнә – тирә дөнья буенча ВПР, 6 нчы сыйныфларда – биология һәм тарих, 8 нче сыйныфта-чит тел буенча язачаклар. 7-9 нчы сыйныф укучылары очраклы сайлау нигезендә тагын ике фән буенча ВПР язачаклар: 7 нче сыйныфларда бу тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча ВПР булырга мөмкин, 8 нче сыйныфларда бу фәннәргә физика, 9 нчы сыйныфларда шулай ук химия өстәлә.
Буген 8 нче класс укучыларына тарихтан ВПР уздырлды.
-
Ышаныч телефоны/Телефон доверия 21.09.2022

Бердәм гомумроссия «балалар ышаныч телефоны»номеры
8 800 2000 122
Күрсәтелгән телефон номеры буенча квалификацияле, аноним, ашыгыч, консультатция яки психологик ярдәм алырга мөмкин, шул исәптән балаларга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллану очракларында, гаиләдә яки читтә сексуаль көч куллану очракларында да шалтыратырга була. Татарстан Республикасында яшәүче балалар һәм өлкәннәр Ышаныч телефоныннан файдалана ала. Шалтырату анонимно һәм бушлай.
-
Шахмат түгәрәге! 20.09.2022

Шахмат-тылсымлы уен. Шахмат логик һәм системалы фикерләү үсешендә зур урын алып тора, интеллектуаль дәрәҗәне арттырырга, алынган мәгълүматны анализларга һәм гомумиләштерергә өйрәтә. Бу спорт төре балаларда максатчанлык һәм характер тәрбияли.Кешелек уйлап тапкан барлык уеннар арасыннан ул спортка да, фәнгә дә, сәнгатькә дә якын булган бердәнбер уен. Өстәвенә, шахмат-кешеләр белән аралашу өчен менә дигән сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык һәм күрше мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. 1 сентябрьдән тренер-педагог Марданова Айгөл Фәнис кызы җитәкчелегендә Татар Суыксуы урта мәктәбендә шахмат түгәрәге дәресләре башланды. Түгәрәктә 18 укучы дүшәмбе һәм җомга көннәрендә шөгыльләнә.
-
Конкурс! 19.09.2022

Узган атнада коррупциягә каршы көрәш темасында рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы узды. Барлыгы 11 укучы катнашты. Җиңүчеләр билгеләнде:
I урын Газетдинова Зәлия
II урын Гыйләҗева Алсу
III урын Хөсниярова Азалия
-
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын төшерү! 17.09.2022

Һәр атнаның шимбә линейкасында Дәүләт флаглары төшерелә. Бүген мәктәбебездә Дәүләт флаглары төшерелде.
-
Хөрмәтле Дәнә апаны 95 яшьлек юбилее белән котладык! 16.09.2022

Буген мәктәбебезнен ЮИД хэм тимурчылар отрядына кергән укучыларыбыз озак еллар мәктәбебезнен интернатында төнге няня булып эшләгән, бугенгесе көндэ узенен 95 яшьлек гомер бәйрәмен уздыручы Гаязетдинова Дәнә апаны олуг юбилее белән котлап кайтты.













