Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Акция "Чистые реки" 18.10.2022

Мәктәбебез укучылары "Чистые реки" акциясенә кушылдылар. Җәйге сезон тәмамлангач, территориядә пластик стаканнар, ватылган шешәләр, пакетлар җыелган. Перчаткалар һәм капчыклар белән коралланып, балалар өмәдә катнаштылар. Экологик акциянең максаты елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту гына түгел, ә тәрбияләү дә иде.
-
Акция «Солдатка хат» 17.10.2022

2022 нче елның 17 октябрендә Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары «Батырлык дәресләре» кысаларында «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Укучылар Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операцияләрдә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Укучылар үз хатларында солдатларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
-
Мөһим темага сөйләшү! 17.10.2022

Бүген – 17 октябрь көнне, мәктәбебездә “Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Бөтендөнья җырлау көненә багышланды.
-
16 октябрь - Әтилэр көне! 15.10.2022

Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик, гаилә башлыгы булган әти кешенең көнен билгеләп үтмәдек. Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтилэр көне итеп билгеләнде. 2022 елда тантаналы дата 16 санга төшә. Яхшы әти булу-кеше тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш, улы өчен үрнәк һәм кызы өчен игелекле булу. Әтиләрне котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек телибез!
-
Сөмбелә бәйрәме! 14.10.2022

Мәктәбебездә шаулатып, көзге муллыкка шатланып "Сөмбелә бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкән сыйныфлар катнашында узган бу чара бик күңелле үтте. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр күз явын алырлык булды. Һәр сыйныф үз өстәлен яклады. Барысы да үз фантазияләрен эшкә җигеп, барлык мөмкинлекләрне кулланып әзерләнгәннәр. Аннан соң концерт номерлары күрсәттеләр: җыр, бию, скетч... ә соңыннан - ашханәгә кереп укучылар пешергән ризыклар белән чәй эчтек . Укучылар чын мәгънәсендә ял итте, күңел ачты.
-
Шахмат түгәрәге 13.10.2022

Безнең мәктәп укучылары шахмат түгәрәгенә актив йөриләр. Дәресләр Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү таләпләре белән уза. Шахмат түгәрәге ачылганнан бирле укучылар бик теләп йөри, чөнки анда шахмат уйнау өчен кирәкле бөтен җиһазлар бар (зур шахмат такталары, электрон сәгатьләр)
-
5 нче сыйныф укучылары боз сараенда булдылар! 12.10.2022

Буген 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән бергә боз сараенда булдылар. Кайберәүләр беренче тапкыр бозга бастылар, ләкин иптәшләр аркасында бүген йөрергә өйрәнделәр. Барысы да рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, балалар бер-берсенә ярдәм иттеләр, авырлыклардан курыкмаска өйрәттеләр. Балалар боз сараена, һичшиксез, тагын киләчәкбез, дигән карарга килделәр. Кышкы әкияткә чумып, бозга басу ничек шәп бит! Поход уңай эмоцияләр бүләк итте, балаларны берләштерде, ә иң мөһиме сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартты!
-
«Бөтенроссия икътисадый диктанты» 11.10.2022

11 октябрьдә, илебезнең барлык регионнарында, "Бөтенроссия икътисадый диктант" бөтен Россия мәгариф кампаниясе онлайн форматта үтте. Икътисади диктантның темасы: "Көчле икътисад - алга киткән Россия!". Бөтен Россия икътисадый диктанты Халыкара Икътисадчылар Союзы катнашында Россиянең Ирекле Икътисадый җәмгыяте тарафыннан оештырылган. Икътисади диктантның төп максаты - икътисадый фәнгә кызыксыну уяту, хәзерге икътисадый көн тәртибе, көндәлек карарлар кабул итү өчен икътисади белемнең кирәклеген күрсәтү. Бу чарада безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнаштылар.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 10.10.2022

Традиция буенча, уку атналыгы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатеннән башлана. Бүгенге тема - "әтиләр көне".
Балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турындагы видеоны карарга, аннары интерактив формада әтисенең портретын төзергә тәкъдим ителде. Төрле сыйфатлардан укучылар башта әтиләренең уңай образын характерлаучыларны сайлап алдылар, ә аннары Начар әтиләргә хас сыйфатларны сайладылар. Шуннан соң сыйныф җитәкчеләре балаларга берничә төрле текст тәкъдим итте, алар мисалында төркемнәрдә әтиләрнең балалар тормышындагы роле турында әңгәмә оештырылды.
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" башланыр алдыннан бөтен укучылар Россия Федерациясе Дәүләт флагын кертүгә һәм Россия гимны үтәүгә багышланган линейкага тезелеп бастылар.
-
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Концерт 08.10.2022

1-10 октябрьгә кадәр өлкәннәр ункөнлеге. 7 октябрь көнне Татар Суыксу мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Безнең мәктәп укучылары бу чарада бик теләп катнашты.













