Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Котлыйбыз! 31.05.2022

Спорт өлкәсендәге уңышлары белән 9 сыйныф укучылары бүләкләнде. Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Сабантуй 30.05.2022

Укучылар белән бик күңелле итеп табигатьтә сабантуе уздырдык. Укучылар төрле конкурсларда үзләренең көчләрен сынадылар, осталыкларын күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз! 26.05.2022

Әюпов Җәлилнең экология буенча ясаган рәсеме республикага җибәрелде.
-
Соңгы звонок 25.05.2022

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны безнен күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде безнең артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
-
Котлыйбыз! 23.05.2022

9 сыйныф укучысы Гыйльфанов Динар 2021-2022 уку елында мәктәп укучылары арасында иң актив укучы булып танылды һәм Актаныш районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Динарга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Математика фәненнән ОГЭ 23.05.2022

Бүген 9 сыйныф укучылары математика фәненнән беренче имтиханнарын тапшыра. Аларга уңышлар телибез!
-
Татарча көрәш 19.05.2022

18 нче май көнне Кәзкәй интернат-мәктәбендә Татарча көрәш ярышы булды. Безнең укучыларыбызда үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Хузин Гаяз 1 урын, Хабиров Ришат 2 урын алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Пионериягә 100 ел 19.05.2022

Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. Алар 70 ел хәрәкәттә була. Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана.
-
Очрашу 12.05.2022

Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
“Һәрвакыт әзер!” пионер сүзе.
“Пионерия” сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гөр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мөгаен.
Бүген безнең Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә бик эчтәлекле, тарихи очрашу булды. Очрашуга октябрят, пионер комсомол булган буын Шайсламов Җават абый, Аюпова (Сәлимгәрәева) Гөлфирә апа, Аминова (Фатхетдинова) Нәҗибә апалар килде. Алар үзләренең яшьлек елларын, мәктәптә укыган вакытта пионер, октябрят, комсомол тормышы турында сөйләделәр.
-
9 май - Җиңү көне 09.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алдык. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!!!













