Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Без бергә" республикакүләм конкурс 22.03.2018

Бүген мәктәбебез укучылары Хуҗина Азилә һәм Ганиев Нурислам "Без бергә" Республикакүләм кункурсының район этабында чыгыш ясап кайттылар.Икесе дә "Әдәби уку" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. Аларга алдагы конкурсларда да уңышлар телибез!
-
9 класс-имтиханда 17.03.2018

17 март көнне мәктәптә 9 классларда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең биреп карау имтихаты үткәрелде. Укучылар имтиханны уңышлы гына тапшырдылар.
-
Гаиләләр ГТО нормасын тапшыра 16.03.2018

16 март көнне районда мәктәп этабында җиңгән гаиләләрнең ГТО нормасын тапшыру чарасы үтте. Безнең мәктәптән дә Шәрифуллинар гаиләсе катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Узләре дә бу чарадан бик канәгать калуларын җиткерделәр. Чынлап та, сәламәтлек - зур байлык бит.
-
Семинарда 15.03.2018

Бүген, ягъни, 15 март көнне, мәктәптә директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының ведомствоара киңәшмәсе үтте. Көн тәртибендә 1-4 классларда ачык класс сәгатьләре, 5-8 классларда проект эшчәнлеге, 9-11 классларда профориентация юнәлешендә мастер-класслар күрсәтеде. Соңыннан "Бәхетне мин авылымда таптым" дип исемләнгән эшлекле сөйләшү үткәрелде. Сөйләшүдә авылыбызның күренекле шәхесләре - Ленин ордены кавалеры Каһирова Зөлфирә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйхелмарданова Роза, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Талипов Рамазан, авылыбызның алтын куллы остасы Гиздуллин Ильнар катнашты. Чара бик эшлекле шартларда үтте. Укучыларның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде.
-
Россиякүләм акциядә 24.02.2018

РДШ -акция - "Кулинарные сектеты" бәйгесенә 7 класс укучылары бик теләп кушылды, үзләре тәмле итеп пешергән ризыкларны фотога төшереп, рецебын да тәкъдим иттеләр.
-
"Без яшь, без сәләтле" бәйгесендә 24.02.2018

Республикакүләм оештырылган "Без яшь, без сәләтле" бәйгесендә 5 класс укучысы Гизетдинов Азамат 2 урынны яулады, грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Хәрби-патриотик айлыкта 22.02.2018

22 февраль көнне мәктәбебездә Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-8 класс укучыларының "Смотри строя и песни" бәйгесе, 8-11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" турниры булып үтте. Бәйрәмгә Әфганстанда хезмәт иткән Башаров Галимҗан, Хаҗиев Сирин, Баянов Фидаһит абыйлар да чакырылган иделәр.
-
"Йолдызлык"ка нәтиҗә ясап 20.02.2018

20 февраль көнне районда "Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Барлык нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 3 урынга ия булды.
-
Фән бәйгесендә
19.02.2018
Мәктәбебез укучылары рус теле фәне буенча оештырылган "Русский медвежонок" бәйгесендә быелгы уку елында да сынатмадылар: белемнәрен туплап бик тырышып бу бәйгдә катнаштылар. Уңышлары да бик сөенечле булды. 1 урынны 5 класс укучысы Ибраһимова Инзилә, 2 урынны 7 класс укучысы Мирзаһитова Юлия, 3 урынны 8 класс укучысы Башарова Алсу яулады. Укытучылары Галиева Р.А., Мирзаһитова Р.Т. Уңышларыгыз белән, Молодцы!
-
Тарихны барлап
01.02.2018
1 февраль көнне мәктәп укучылары "Йолдызлык" бәйгесенә әзерлек йөзеннән "Балачагым" җырына клип төшерү өчен Минзәлә районының гүзәл табигатьле Чупай авылына сәяхәт кылдылар.










