Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Район семинары 18.12.2018

18 декабрь көнне мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының район семинары булып узды. Семинарның темасы- "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" дип аталды. Мәктәпнең 7 укытучысы ачык дәресләр әзерләделәр. Темадан чыгып, ата-аналар укучыларга мастер класс күрсәттеләр. Өченче өлештә гаиләләр белән берлектә "Йолдыз-йолдызчыклар" дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Семинар үз югарылыгында узды.
-
"Ел укытучысы" бәйгесендә 13.12.2018

13 декабрь көнне мәктәбебездә "Ел укытучысы" район бәйгесенең зона өлеше үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәптән география -физика укытучысы Хафизова Резеда Фердинантовна катнашты.
-
Ак күңелле мөгаллимә 12.12.2018

12 декабрь көнне мәктәбебезгә Яңа Әлем мәктәбендә гомере буе укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан , хәзерге көндә лаеклы ялда булса да Актаныш мәдрәсәсендә белем алып, балаларга әдәп, әхлак кагыйдәләрен өйрүтүче хөрмәтле кешебез- Усманова Тәхыя апа белән очрашу булды. Тәхыя апа сөйләгән вәгазьләр, гыйбрәтле хәлләр укучылар , укытучылар күңелендә аңа карата ихтирамны тагын да арттырды. Аз гына вакыт эчендә олы тәрбия чарасы булды ул.
-
8 класста алгебрадан ачык дәрес 05.12.2018

Бүген 8 класста алгебрадан "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү" темасыннан ачык дәрес үтте. Укытучы - Имамова Рүзилә Хаҗип кызы.
-
Фарсил Зыятдинов иҗатын өйрәнеп 05.12.2018

5 декабрь көнне районыбызда Фарсил Зыятдинов иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан, Республикакүләм фәнни-эзләнү эше оештырылды. Мәктәбебез дә бу чарадан читтә калмады. 2укучыбыз да призлы урынга ия булдылар. Хуҗина Азилә- "Биология фәнендә һәм матур әдәбиятта шомырт" , Әхсәнова Илүзә - "Фарсил Зыятдинов әсәрләре- төп тәрбия чарасы ул" темаларына фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Тирәләп үтмә! Мәсьәлә чиш! 05.12.2018

Мәктәптә математика атналыгы гөрли. Укучылар, укытучылар тәнәфес вакытларында да мәсьәләләр чишәләр.
-
6 класста математикадан ачык дәрес 04.12.2018

Бүген 6 класста математикадан "Үзара кире саннар" темасыннан ачык дәрес үтте. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр. Укытучы - Хәбирова Ләйлә Фарис кызы.
-
Мәсьәләләр чишү конкурсы 04.12.2018

Математика атналыгы кысаларында укучылар арасында мәсәләләр чишү конкурсы уздырылды. Барлык класслардан да укучылар теләп катнашты.
Мәктәп буенча җиңүче - Хафизов Ш. (11 класс) -15 балл - 15 баллдан
-
Математика атналыгы 03.12.2018

Бүген мәктәптә математика атналыгы башланып китте. Атналыкны 6 сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар тормыштан алынган кызыклы хәлләрне сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Математика укытучысы Ләйлә Фарис кызы укучыларны һәм укытучыларны атналык планы белән таныштырды.
-
Ярминкәдә 30.11.2018

30 ноябрь көнне мәктәбебездә Мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне уңаеннан Ярминкә оештырылды. Һәр укучы бу ярминкәгә әзерләнеп килеп, үзеннән зур өлеш кертте. Җыелган суммага 9 мөмкинлекләре чикләнгән кешебезгә пакет тутырып, таратылачак.










