Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Шефлык 07.09.2018

2 сыйныф укучылары Шәйдә әбидә шефлыкта
-
Казахстанга кунакка 04.09.2018

4,5 октябрь көннәрендә районыбыздан делегация Казахстан республикасына юл тотты. Мәктәбебез укучылары Карамуллина Юлия, Гиздуллина Камилә дә алар арасында бар иде. Казахстанның бик күп тарихи урыннарында булып, Сабантуенда катнашып кайтты кызлар.
-
1 сентябрь 02.09.2018

1 сентябрь көнне 2 сыйныф укучылары лаеклы ялдагы укытучы Наилә апаны белем бәйрәме белән котларга бардылар
-
Авиашоуда 27.08.2018

27 август көнне районыбызда беренче тапкыр Авиашоу бәйгесе үтте. Кызыклы да сокландыргыч та бу бәйгедә мәктәбебез укучылары да катнашты. Рашитов Ильяс авиамодель эшләп еракка очырту бәйгесендә 3 урынны яулады. Миргалимов Ш., Шайгарданов Б. диплом , ә күргәзмәлелек буенча мәктәбебез 1 урынга ия булды.
-
Үз мәктәбеңә булыш 23.08.2018

"Үз мәктәбеңә булыш!" республикакүләм акциясе кысаларныда "Актаныш" агрофирмасы Киров бүлекчәсе җитәкчесе Гаянов И.Ф. ярдәме белән мәктәп яны тәҗрибә участогы әзерләнде.
-
Уку елына әзерлек 23.08.2018

2018-2019 уку елына мәктәп укытучылар коллективы тарафыннан тулысынча яңартылды. Класс-кабинетлар укучыларны кабул итәргә әзер.
-
Медицина күзәтүе үттек 05.06.2018

Лагерьнең икенче көнендә ял итүче укучылар медицина күзәтүе үттеләр. ФАП фельдшерлары Габдрахманова Фәрсия, Фатыхова Люция апалары авырлык, буй үлчәмнәрен, кан басымы, кул көчен билгеләделәр, туклану, һава ванналары, саф һаваның файдасы турында лекция укыдылар.
-
Исәнме "Урманай!" 01.06.2018

1 июнь - балаларны яклау көне һәм мәктәбебездә "Урманай" ял һәм сәламәтләндерү лагере узенең ишекләрен ачты. Бүген 30 укучы мәктәп яны лагеренда ял итә. Әйдәман абый-апалары белән отрядларга бүленделәр. Дуслар барладылар. Ашханәдә пешекче апалары тәмле ризыклар белән аларны сыйлады.
-
Соңгы кыңгырау тантанасында 24.05.2018

24 май көнне Соңгы кыңгырау танатанасы Киров урта мәктәбендә дә булып үтте. Мәктәбебебздән 5 укучы быелгы уку елын төгәллиләр. Класс җитәкчесе Рәшитова И.С. тантанада укучыларына булган җылы хисләрен белдерде.
-
Язучы белән очрашуда 23.05.2018

23 май көнне авыл мәдәният йортында язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булды. Мәктәбебебздән дә 7,8,10 класс укучылары һәм укытучылар катнашты. Очрашуны китапханә мөдире Сибгатуллина Энҗе Фасил кызы алып барды. Районнан китапханә мөдирләре җитәкчесе Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы бар иде. Очрашу бик җылы төстә үтте.










