Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 23.04.2025

19 апрель көнне укучыларыбыз Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурсында катнаштылар. Конкурсның максаты - талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү. Нәтиҗәләребез куанычлы: "Шигърият" номинациясендә Ильясова Энҗе - Гран-при, "Шигърият" номинациясендә Шакирова Резеда 3 урын, "Балалар әдәбияты" номинациясендә Гиздатуллин Мансур 3 урын, "Мин горурланам" номинациясендә Шәрипова Сөмбел 3 урын, "Публицистика" номинациясендә Шакирова Илзия 2 урын, "Мин горурланам" номинациясендә Мөхәмәтов Йосыф 1 урын яуладылар. Шакирҗанова Сафия бәйгенең финалисты. Укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Муллаярова Сөмәя Тәлгат кызы, Шакирова Әлфирә Индус кызы.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 19.04.2025

14 апрельдән алып 17 апрельгә кадәр Казанда татар теле һәм татар әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узды. Биредә Казахстан, Төркия, Кыргызстан, Әзербәйҗан һәм Россиянең 28 регионыннан 500 укучы катнашып, көч сынашты. Халыкара олимпиада үз эченә татар теленнән һәм әдәбияттан язмача биремнәр үтәүне, телдән җаваплар әзерләүне, халкыбызны данлаган шәхесләр турында проект яклауны үз эченә ала. Әлеге дәрәҗәле олимпиадада гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы Шакирова Лиана җиңүче булып танылды. Укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Афәрин, Лиана!
-
"Алга! Поехали!" - лаеклы җиңү! 14.04.2025

"Алга! Поехали!" - лаеклы җиңү!
Гимназиябезнең 9Б сыйныф укучылары "Быть в Движении" номинациясендә "Алга! Поехали!" республика премиясе лауреатлары булдылар!
8-10 класс укучылары бәйрәмдә, хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтанова җитәкчелегендә, "Омтылыш" биюе белән чыгыш ясадылар! -
“Җиңү тәрәзәләре”-2025 10.04.2025

Бөек Җиңү бәйрәменең 80 еллыгын каршы алуга 30 көн калып килә. Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында, илкүләм “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дә башланып китте.
Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.
Гимназиябез дә әлеге хәтер марафонында һәр елны катнаша. Акция кысаларында, балалар, әти-әниләре белән бергә, Бөек Җиңү темасына рәсем төшереп, аларны йорт, фатир тәрәзәләренә дә урнаштырабыз. Бу сурәтләр сугыш турындагы китап, кинофильм мотивлары буенча да төшерелә. Соңыннан әлеге рәсемнәрне #ОкнаПобеды хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырабыз.
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары да кушылып, быелгы акциягә старт бирде. -
«Тоталь диктант»-2025 07.04.2025

«Тоталь диктант» халыкара агарту акциясенә кушылдык!
Бүген – 5 апрель көнне гимназиябездә укучылар һәм укытучылар «Тоталь диктант» Халыкара агарту акциясенә кушылды.
Диктант авторы язучы, сценарист, «Ясная Поляна» премиясе финалисты, Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, телевидение алып баручысы һәм журналист Марина Москвина. Диктант өчен текст турында ул менә нәрсәләр сөйләде:
-Төп дүрт текст минем гаҗәеп сәяхәтләрем һәм маҗараларым турында сөйли. Мин үземне чакырган җирләр турында сөйлим, һәм миңа бу чакыруга җавап бирү бәхете тиде. Мин Һиндстанда, Һималайда, Непалда, Вьетнамда булдым, ниндидер иске көймәдә Сары (Кытай) диңгезне боргаладым һәм кечкенә җилкәнле көймәдә боз океанындагы Төньяк полюска үтеп керергә тырыштым. Маҗаралар күп булды. (...) Ә диктант өчен мин бу гүзәл җиргә борчылу, кыенлыклар, төрле куркулар, соклану һәм мәхәббәт тудырган текстлар яздым.
Дәресләрдә без орфография һәм пунктуациянең иң кызыклы һәм катлаулы кагыйдәләрен искә төшердек, шул ук вакытта, 5 апрельдә Тоталь диктант катнашучыларына кирәк булачак кагыйдәләргә аерым игътибар бирдек.
Акция турындагы яңалыкларны һәм өстәмә мәгълүматны оештыручылар «ВКонтакте» төркемендә бастырды. Дәресләргә йөрергә өлгермәүчеләр, ләкин Тоталь диктант төркемендә диктантка әзерләнергә теләүчеләр өчен һәр чәршәмбе онлайн-курслар уздырылды. Онлайн-трансляция «VK Видео» платформасында, Тоталь диктантның рәсми социаль челтәрендә алып барыла.
Диктант текстларын гимназиябездә рус теле укытучылары Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамова, Резеда Шамил кызы Рафикова укыды.
#ГимназияАктаныш -
Котлыйбыз! 03.04.2025

Казанда узган Н.Лобачевский исемендәге X Бөтенроссия фәнни конференциядә гимназиябез укучылары Энҗе Ильясова, Роман Әмирҗанов - 2, Лиана Шакирова 3 урын яуладылар!
Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, Румия Данис кызы Темел.
Котлыйбыз! -
Афәрин, егетләр! 02.04.2025

Гимназиябезнең 10Б сыйныф укучылары Әсхәдуллин Азамат, Нигъматдинов Инсаф Илкүләм технологик олимпиаданың (НТО) финалында катнашып, Татарстан Республикасын тәкъдим иттеләр.
“Компьютер уеннары эшләү” профилендә үзләре эшләгән уен проектын тәкъдим иттеләр.
Россиянең 31 төбәгеннән килгән яшьтәшләре белән аралашу, мастер-классларда катнашу егетләргә тәҗрибә туплау өчен иң алдынгы тәҗрибә мәйданчыгы булды.
Афәрин, егетләр! -
Фәнни-методик киңәшмә 01.04.2025

Гимназиябезнең татар теле укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, тарих укытучысы Марат Ильсур улы Гыйльметдинов, китапханәче Эльвира Мәүләветдин кызы Исламова 26 март көнне Чаллы шәһәрендә узучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе оештырган зона фәнни-методик киңәшмәсендә катнаштылар.
-
Педагогик киңәшмә 31.03.2025

Гимназиябездә III чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә узды.
Киңәшмәдә гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә анализ ясап, олимпиада хәрәкәтендә, сәнгать, спорт өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче укучы һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.
Дөнья сәнгать мәдәнияте (МХК) буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе - 11 сыйныф укучысы Илина Фәрдиеваны әзерләгән укытучы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллинага һәм әнисе Регина Равил кызы Фәрдиевага чәчәк гөлләмәләре тапшырды!
Киңәшмәдә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова – өлгереш сыйфаты, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова олимпиада хәрәкәте, укыту-тәрбия процессында алып барылган эшчәнлек, инновацион проектлар буенча анализ ясадылар. -
Каникулдагы эшчәнлек 24.03.2025

Язгы каникул көннәре булуга карамастан, гимназиябезнең 9 һәм 11 сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек эшләрен дәвам итәләр. Фәнсөярләребез республика һәм регион олимпиадаларына әзерләнә.
Башлангыч сыйныф укучылары матур язу һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыта.















