Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Личный прием граждан 23.05.2025

Единый день приема граждан директором гимназии - каждый вторник с 14.00 часов.
Телефон 89172573988
-
БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР 20.05.2025

БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР: Әдәби уку дәресендә «О, Родина!» темасын үткәннән соң, Ватанны ярату турында фикер алышып, 4А сыйныфы укучылары сыйныф укытучысы Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова белән берлектә проект эше эшләделәр, үзләренең проектларын “Родина-Ватан” дип атадылар.
-
“Киләчәккә адым 2025” 15.05.2025

“Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестиваленә катнашуга укучыларны кызыксындырган, остаханәләрдә эшләп тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырган,
җиңүче һәм призерлар әзерләгән өчен гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗановага
Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов фестивальнең дипломын һәм сертификат тапшырды.
Котлыйбыз! -
ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" объявляет набор на 2025-2026 учебный год в 5-8, 10 классы 14.05.2025

ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" объявляет набор на 2025-2026 учебный год в 5-8, 10 классы. Вступительные испытаеия пройдут 28 мая 8.00 ч.
Тел.для обращений 8 917 295 76 59 Галимянова Райхан Фелусовна
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы 12.05.2025

Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүче тантанада гимназиябез укытучылары, укучылар, ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр - һәммәбез бер гаилә булып катнаштык.
Бәйрәмнең театральләшкән тамашасында гимназиябезнең җырчы, биюче укучылары да катнашты. Укытучыларыбыз мәйдан уртасында "Җиңү җырын җырлый Актаныш" хор бәйгесендә җиңгән җырларны башкарды.
Өлкән сыйныф укучылары хәрби формадан киенеп, Җиңү парадына басты.
Бәйрәм тантанасы Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев батырлар истәлегенә һәйкәлгә чәчкәләр салды. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 06.05.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәненнән республика олимпиадасында катнашып, гимназиябезнең 4Б сыйныф укучысы Габделгалиева Камилә призер булды!
Укытучысы Светлана Риф кызы Шәйхуллина. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.05.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Төрек теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнашып, гимназиябезнең 9А сыйныф укучылары Ильясова Энҗе һәм Харисова Гүзәл призер булдылар!
Укытучылары Румия Данис кызы Темел.
Афәрин, Энҗе, Гүзәл! -
КОТЛЫЙБЫЗ! 29.04.2025

Гимназиянең 11 сыйныф укучысы Минһаҗева Нурзилә татар теленнән Төньяк-Көнчыгыш федераль олимпиадасында җиңүче булды. Әлеге җиңү югары уку йортына кергәндә Нурзиләнең профиль имтиханнарына 100 балл өстәү мөмкинлеге бирә.
Укытучысы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. -
Казан шәһәренә экскурсия 26.04.2025

Гимназиябезнең 8А-8В-8Г сыйныф укучылары, Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар.
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар. Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсендә экскурсиядә булдылар. Кабан күле буенда урнашкан Камал театрының яңа бинасында да булырга өлгерде алар! -
Гимназиябез укучылары якташыбыз: йөгерү буенча Россия һәм Татарстанның спорт мастеры - дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданованың күчмә Кубогына узучы җиңел атлетика ярышларында катнашты. 24.04.2025

Гимназиябез укучылары якташыбыз: йөгерү буенча Россия һәм Татарстанның спорт мастеры -
дөнья чемпионы Фирая Солтанова- Жданованың күчмә Кубогына узучы җиңел атлетика ярышларында катнашты.















