• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

ЙӨРӘКТӘН-ЙӨРӘККӘ...

Опубликовано: 05.12.2025

ЙӨРӘКТӘН-ЙӨРӘККӘ...
Тамчы-тамчы ярату... Эчкерсез самими хисләр, ышаныч белән күккә омтылган нәфис куллар, бәхет хисләрен бер ритмда белдергән ышанычлы адымнар, йөгерек чишмә чылтыравыдай бәрхет тавышлар тамчы-тамчы булып олы бер дәрьяга берләшеп, яраткан әниләребезгә иң кадерле, мөкатдәс хисләребезне белдерде 4 декабрь кичендә гимназиябездә. Укучыларның, укытучыларның һәр көнне янәшәбездә терәк булган әниләребезгә бәйрәм, ихлас бүләк ясау теләге шулай безне берләштереп, һәр балага канат куйган, иҗатка фатиха биргән олуг сәхнәбезгә чыгарды безне. Көннән-көн яктырак балкучы йолдызларыбыз, бар яктан да сәләтле гимназиябез укучылары иң мөкатдәс ярату, хөрмәт хисләрен әниләребезгә бәйрәм концертында бүләк иттеләр.
Гимназиябездә күтәренке рух, бәйрәм халәте концертка әзерлек барышында укучыларыбызга да, укытучыларга да, сәнгать җитәкчеләренә дә, оештыручыларга да көч биреп торды. Дәресләр дә җитдилек белән укылды, жанр төрлелегенә ирешүдә дә яңа алымнар кулланылды, укучыларның теләк-тәкъдимнәрен искә алып чыгышлар әзерләнде. Бәйрәм кичендә укучыларыбыз сәхнәгә чәчкәләр белән чыктылар. Җыр-биюләр белән беррәттән, әниләребезгә чәчкәләр дә бүләк иттеләр. Һәр бала – иҗади, һәр берсе – ачыш. Ә инде әниләребез бәйрәмнең һәм мизгеленә, һәр бүләккә ихлас сөенде. Бала МӘХӘББӘТЕ – Ана кеше өчен иң олуг бүләк.
Бәйрәм белән тәбрикләп, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова да укучыларның мөстәкыйльлегенә, жанр төрлелегенә, яңа чыгышларның сәхнәгә куелуына ишарә ясап, һәр чыгышны яратып, кимчелекләрсез кабул итүләрен сорап әниләребезгә мөрәҗәгать иткәндә дулкынлану хисләре кичерде. Кая ул, АНА йөрәге тын гына утырамы. Концертның беренче аһәңнәре үк күңелгә - шифа, җанга дәва булды.
Концертны алып баручы 10 сыйныф укучылары Шәвәлиев Әмир, Газетдинова Зәринә, бәйрәм кичәсенең сценарий авторы 10 сыйныф укучысы Резеда Шакирова – гимназиябездәге һәр эштә башлап йөрүче үрнәк укучылар.
Укучылар хоры, 6Б сыйныфы укучылары башкаруында Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек, 8Б сыйныфыннан “Шигъри тәлгәшләр”, 5Б, 8В, сыйныфларының әниләргә багышланган җырлары, 9А, 9В сыйныфлары башкаруында дәртле биюләр, 8А, 11А, 11В сыйныфларыннан видеокотлаулар, 11А, 11Б сыйныфларыннан интерактив уен бәйрәм концертын тулыландырды. Һәр чыгышны әниләребез алкышлап кабул итте.
Сәләтләрен һөнәри яктан үстерүче биючеләребез Шәрипова Сөмбел, Исламова Искрина, Хәбибуллина Зәлия, җырчыларыбыз Гилазова Чулпан, Бәйрәмгулова Нурия, Нурлыева Динәнең чыгышлары сокландырды, укучыларыбыз елдан-ел остара. Республика, төбәк, рәсәйкүләм бәйгеләрдә җиңүләре аларны чыныктыра, җырчы, биюче буларак формалаштыра.
Хореографыбыз Миләүшә Робсон кызы Солтанова, музыка укытучыбыз Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина җитәкләгән “Ак нур” вокал ансамбле һәм Хәзинә бию ансамбле берничә яшь төркемендә чыгыш ясады. Сәнгать җитәкчеләребез һәр елны яңа талантлар ача, сәхнәгә чыгара. Бәйрәм концертында да якты йолдыз булды алар.



К списку новостей