Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
МӘРТӘБӘЛЕ ҖИҢҮ!!! 22.03.2025

МӘРТӘБӘЛЕ ҖИҢҮ!!!
Гимназиябезнең 11Б сыйныф укучысы Илина Фәрдиева
Дөнья сәнгать мәдәнияте (МХК) буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе!
Илинаны, әти-әнисен, укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллинаны, гимназия коллективын, директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанованы әлеге мәртәбәле җиңү белән тәбриклибез! -
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 22.03.2025

ПОЗДРАВЛЯЕМ!
На муниципальном этапе футбольного соревнования “Школьная футбольная лига” среди школ Актанышского района команда нашей гимназии стала чемпионом!
Поздравляем наших юных футболистов, тренеров Ильмира Рузилевича Исламова и Марата Ильсуровича Гильмутдинова с победой!
“Школьная футбольная лига” – уникальный проект.
Главная цель проекта – популяризация и развитие подросткового футбола в стране, пропаганда и внедрение здорового образа жизни, а также организация занятости подростков.Команда девушек заняла первое место, команда юношей - второе место.
Поздравлем их с победой! -
«Минем шәҗәрәм» 20.03.2025

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» республика бәйгесендә катнашып, район турында гимназиябезнең 2А сыйныф укучылары Шәйгәрданов Раян – 1, Маннапова Әминә һәм Миңнеханова Алина 2 урын яуладылар.
Котлыйбыз! -
Эшлекле сәфәр 19.03.2025

Директорның цифрлаштыру буенча урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов,
тәрбия буенча киңәшчесе Салават Мөҗәһит улы Котлыяров, химия укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Рәдис кызы Хаҗиева, музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина герой-шәһәр Волгоградта эшлекле сәфәрдә. -
ГИМНАЗИЯБЕЗ УҢЫШЛАРЫ РЕСПУБЛИКА КИҢЛЕКЛӘРЕНДӘ 12.03.2025

ГИМНАЗИЯБЕЗ УҢЫШЛАРЫ РЕСПУБЛИКА КИҢЛЕКЛӘРЕНДӘ:
Татарстан радиосында, республика Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган "Фидакарьләр" проектында гимназиябез укучылары һәм аларның мөгаллиме Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. Дәрес темасы: "Батырлык матур була".
-
ММСО.ЕХРО-2025: "Мәгариф киләчәк икътисады өчен" 05.03.2025

ММСО.ЕХРО-2025: "Мәгариф киләчәк икътисады өчен"
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова җитәкчелегендә, директорның методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев Мәскәү шәһәрендә эшлекле семинарда. Имин сәфәрләр һәм уңышлар телибез үзләренә!
5-6 март көннәрендә узучы Мәскәү халыкара мәгариф салоны быел "Мәгариф киләчәк икътисады өчен" темасы астында уза.
Мәгариф салоны - дәүләт структуралары, белем бирү һәм эксперт оешмалары җитәкчеләре, педагогик һәм ата-ана җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен бик дәрәҗәле һәм абруйлы аралашу киңлеге. Биредә мәгариф өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылган. Мәгариф өлкәсендәге идарәчеләр, педагоглар һәм ата-аналар өчен 100 дән артык секция һәм панель дискуссияләр эшли.
Мәскәү халыкара мәгариф салоны – Россия белем бирү өлкәсендә иң зур чара: ачык форум һәм илдәге яңа белем бирү технологияләре, инновацион проектлар күргәзмәсе. Чаралар көндезге һәм онлайн-форматта да узачак. -
Гимназиябездә 5 сыйныфлар белән берлектә, 23 февраль уңаеннан, куңелле спорт ярышлары үтте. 28.02.2025

-
"Йолдызлык-2025" фестивалендә гимназиябез Гран-при яулады! 26.02.2025

"Йолдызлык-2025" фестивалендә гимназиябез Гран-при яулады!
Әлеге җиңүгә үз өлешен керткән укучыларга һәм аларны әзерләгән җитәкчеләргә, әти-әниләргә бик зур рәхмәт!
Алга таба да уңышлар телибез йолдызчыкларыбызга! -
Илһам чишмәсе 24.02.2025

Гимназиябезнең 7А сыйныф укучысы Әхмәдгалиев Самир
“Илһам чишмәсе” исемендәге V төбәкара җыр бәйгесендә катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. -
"Туган як " музеена сәяхәт 22.02.2025

4В класс укучылары районның "Туган як " музеенда булдылар. Алиса апалары балаларга туган ягыбызның табигате, анда яшәүче күренекле шәхесләребез, халкыбызның борынгы көнкүреше, яшәеше турында кызыклы мәгълүмат бирде.
Бик эчтәлекле, кызыклы очрашу булды. Экскурсияне оештыручы әти-әниләребезгә, музей коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.















