Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Йолдызлык-2025" 03.02.2025

Гимназиябездә "Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алу узды. Мөхтәрәм жюри алдында 60 номер белән имтихан тоттык.
Ике сәгатьтән арткан, һәр чыгыш бер-берсен тулыландырып барган сынау-концертыбыз, балаларның сәләтләренә сокланып һәм хозурланып карап, сизелми дә узып китте. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова һәр чыгышны үзе карап, балаларны җиңүгә рухландырып, көч биреп торды.
Гимназиябезнең һәр сыйныфы актив катнашты. Нәфис сүз, конферанс, җыр, бию, вокал һәм инструменталь ансамбльләр чыгышлары соклангыч булды.
“Йолдызлык” фестивалендә гимназиябездә узган “Зур биюләр”, “Хорлар бәйгесе” конкурслары җиңүчеләре дә сәхнә тотты.
“Ак нур”, “Хәзинә” җыр һәм бию ансабльләре җитәкчеләре Миләүшә Робсон кызы Солтанова, Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина һәр яшь төркемендә яңа чыгышлар әзерләгән иде.
Сәхнә костюмнары әзерләүдә, тектерүдә әти-әниләребез, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Берсеннән-берсе матурлар! Рәхмәт сезгә! -
Гимназиябез укучылары белән Казан федераль университеты мөгаллимнәре татар теле дәресләре үткәрә. 28.01.2025

Гимназиябез укучылары белән Казан федераль университеты мөгаллимнәре татар теле дәресләре үткәрә.
Яңа технологияләрнең онлайн-дәресләр уздырырга мөмкинлек бирүенә күнектек инде. Галимнәр белән аралашып, фәнсөярләребез үз белемнәрен камилләштерә.
Югары сыйфатлы махсус камера, экраннар ярдәмендә аудиторияләрдәге укытучылар, тел өйрәнүчеләр үзара иркен аралашала, сорауларга җавап биреп, әңгәмә коралар, фикер алышалар. Онлайн-дәресләр бик җанлы үтә. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 27.01.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Физкультура фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, гимназиябезнең 7 сыйныф укучылары Исламова Камилә, Шәрипов Раяз, Ахметов Рияз, Сәрваров Фаяз призер булдылар!
Укытучылары Харрасова Алсу Рәскат кызы, Исламов Илмир Рузил улы. -
МӘДӘНИ ДӨНЬЯ 25.01.2025

МӘДӘНИ ДӨНЬЯ: 7А сыйныфында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка багышланган библиографик дәрес үткәрелде.
Укучылар олуг шәхесебезгә багышланган китаплар белән таныштылар һәм аның тормыш юлына багышланган фильм карадылар. -
МӘДӘНИ КӨН 16.01.2025

Гимназиябездә Әлфия Авзалова истәлегенә 2019 елда ачылган интерактив музейда "Актанышка Әлфия кайткан..." әдәби-мәдәни чарасы үтә бүген.
Әлфия Авзаловага багышланган ижади мәйданчыкта укучылар
җырчының тормыш юлы һәм ижаты белән таныша.
Әлфия Авзалованың җырларын тыңлады, кушылып җырлады.
"Мәңгелек юл" музыкаль- интеллектуаль бәйгесендә катнашты. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 16.01.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең
2В сыйныф укучысы Сәлахова Элина "Буду бдительным на льду и на воде " республика конкурсының муниципаль этабында 2 урын яулады, республикада призер булды. -
Котлыйбыз! 13.01.2025

«Олимпка юл» республика олимпиадасында
инглиз теленнән гимназиябезнең 9А сыйныф укучысы Гүзәл Харисова, 10А сыйныф укучысы Лиана Шакирова призер булдылар!Укытучылары Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева.Котлыйбыз! -
Педагогик киңәшмә 30.12.2024

Гимназиябездә II чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, II чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә анализ ясады.Киңәшмәдә цифрлаштыру буенча директор урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов - ясалма акыл, мәгълүматлаштыру буенча; тәрбия эшләре буенча урынбасар Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев -
тәрбия юнәлешендә алып барылган эшчәнлек; методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова – олимпиада, грантларда, конкурсларда катнашу нәтиҗәләре,
директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова өлгереш сыйфаты белән таныштырды.2025 ел - Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы. Әлеге юнәлештә башкарылган эшчәнлегебез 2025 елда да дәвамлы булачак. -
Котлыйбыз! 23.12.2024

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 7-9 сыйныф укучылары арасында физика фәненнән узучы төбәк олимпиадасында катнашып, гимназиябезнең 7 сыйныф укучылары Маликов Раяз III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Нафыйков Камил призер булды.
Укытучылары Резеда Тимергази кызы Маликовага, укучыларны әзерләгән өчен, Рәхмәт хаты тапшырылды.
Котлыйбыз! -
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.12.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм хезмәттәге уңышлары өчен, гимназиябезнең математика укытучысы Земфия Гыйльфан кызы Вәлиева, 2024 ел йомгаклары буенча, Актаныш районы алдынгылар җыенында “Иң яхшы мәгариф хезмәткәре” номинациясендә җиңүче – “Үз һөнәренең остасы” булды!
Котлыйбыз, Земфия Гыйльфан кызы!















