Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татарча диктант-2025 15.11.2025

14-16 ноябрь - дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе көннәре. Гимназиябез укучылары да бүген “Татарча диктант” акциясенә кушылды.
14 ноябрьдә диктант – Татарстанда, 15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә уздырылачак.
Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.
Каюм Насыйри әсәреннән өзекне гимназиябез татар теле укытучылары Айгөл Ралиф кызы Әхмәдгалиева, Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, Татар китабы йортын җитәкләүче Айдар Рәсим улы Шәйхин укыды. -
МӘДӘНИ ЭКСПЕДИЦИЯ-3: “CY3 & МУЗЫКА” 14.11.2025

МӘДӘНИ ЭКСПЕДИЦИЯ-3: “CY3 & МУЗЫКА”
Гимназиябезне тәмамлап, бүгенге көндә Татар китабы йортын җитәкләүче Айдар Шәйхин
гимназиябез укучылары белән очрашты.
Татарстан Милли музее филиаллары - Татар китабы йорты һәм Салих Сәйдәшев музее гимназиябездә күчмә программасын -
"Сүз һәм музыка" интерактив музеен тәкъдим итте алар.
"Ясалма телләр",
модераторы Габдулла Мәрд;
"Төрки барабаннар",
модераторы Айдар Габдрәхимов,
"Шәҗәрә",
модераторы Айдар Шәйхин үткәргән иастер-классларда гимназиябез укучылары бик теләп катнашты.
"Төрки һәм шәрыкъ халыклары музыкасы"
музыкаль лекциясен гимназиябезнең актлар залында Айдар Габдрәхимов һәм этномузыколог Милена Муллашева алып барды. Талантлы һәм иҗади яшьләрнең укучыларга биргән киңәшләре, тәкъдимнәре дә, осталык дәресләрендәге юнәлешләр дә бик эчтәлекле, милли рухта узды. -
“Технологик чишелешләр аша укучыларның проект фикерләвен формалаштыру” республика семинары 13.11.2025

Гимназиябездә “Технологик чишелешләр аша укучыларның проект фикерләвен формалаштыру” республика семинары бик эшлекле һәм киңкырлы узды бүген.
Семинарда Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина мәртәбәле кунак буларак катнашты. "Адымнар" комплекслары эшчәнлегендә Актанышның сәләтле балалар тәрбияләүче гимназия-интернатына, директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗановага, коллективка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. "Яңарыш" фонды тарафыннан олуг бүләкләрне тапшырды.
Беренчеләрне "Россия бөркетләре" сафына кабул иткәннән соң, директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы семинарда катнашучыларны гимназиябезнең 15 еллык данлы тарихы, ирешкән уңышларыбыз белән таныштырды.
Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде.
Проектлар күргәзмәсендә укучыларыбызның эшләре тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты, математика, физика, әйләнә-тирә дөнья, технология дәресләре, психолог-консультант тарафыннан мастер-класс узды. -
13 НОЯБРЬ - БӨТЕНДӨНЬЯ ИГЕЛЕК КӨНЕ 13.11.2025

13 НОЯБРЬ - БӨТЕНДӨНЬЯ ИГЕЛЕК КӨНЕ!
“Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”, — дип язып калдырган дин галиме Риза Фәхретдин.
Һәр кеше җылы сүз, игътибарга мохтаҗ. Моңа ирешү авыр түгел — һәркем үзеннән башласа, ярдәмчел булса, үзенә дә шулар әйләнеп кайтыр.
Кешегә изгелек итсәң — үзеңә булышасың, ди халык мәкале. Моның чыннан да шулай булуын фән дә раслады.
— Изге күңелле, ярдәмчел булу сәламәтлек өчен файдалы. Галимнәр шәфкатьле, ярдәмчел кешеләрнең озынрак гомерле булуын ачыклаган, — ди психотерапевтлар.
Яхшылык эшләгәннән соң кеше тынычлана, канәгатьләнү хисе кичерә, аның кәефе күтәрелә. Чөнки бу вакытта бәхет гормоннары бүленеп чыга. Хәтта баш мие эшчәнлеге активлаша, иммунитет ныгый. Тәнгә файдалы күнегүләрне бар кеше белә, ә җанга рухый азык — яхшылык, игелек кылу.
Гимназиябезнең 1Б сыйныф укучылары да бүген Игелек акциясенә кушылды. -
Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестивале тантанасы гимназиябездә узды 12.11.2025

Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестивале тантанасы гимназиябездә узды. Актанышның әдәбият дөньясының брендына әйләнгән Гамил Афзал фестивале бик күп яшьләргә канат куя, шушы фестиваль-бәйгедә катнашып, каләм серләренә төшенгән гимназиябез укучылары бүген инде республикабызның танылып килүче каләм осталары.
Әлеге иҗади бәйгедә җиңү яулаган, төрле төбәкләрдән килгән укучылар бүген гимназиябез тормышы, биредәге милли мохит белән дә танышты.
Җиңүчеләребезне тәбриклибез!
Проза, 7-9 яшь:
1 урын - Мухаметов Йосыф,
2 урын - Шакирова Илзия,
3 урын - Солтанов Мансур.Проза, 10-13 яшь:
1 урын - Шәрипова Сөмбел,
3 урын - Исламова Әдилә.Проза, 14-18 яшь:
1 урын - Ильясова Энҗе,
2 урын - Харисова Адилә,
2 урын - Газетдинова Зәринә.Шигырь, 10-13 яшь:
3 урын - Локманов Нуриман. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 11.11.2025

7 ноябрь көнне Вахитов районының Балалар иҗат үзәгендә «Өстәмә белем бирү тәрбия киңлегенең аксиологик өстенлекләре» темасына III Республикакүләм Яруллин педагогик укулары узды. Бәйгедә гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучысы Кашапов Данияр катнашты. Ул “Безнең заман герое” видеоролик номинациясендә 2 урын яулап, диплом белән бүләкләнде.
Җитәкчесе Гөлшат Фәнил кызы Әгъләмова.
Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! -
«Разговоры о важном» 10.11.2025

Сегодня, 10 ноября, занятие из внеурочного цикла «Разговоры о важном» в 9 «А» классе было посвящено теме: » Селекция и генетика. К 170-летию И.В. Мичурина». В ходе занятия школьники обсудили основные принципы генетики и селекции, а также их практическое применение в современном мире выполнили интерактивное задание. Были рассмотрены примеры успешных селекционных проектов и их значение для обеспечения продовольственной безопасности страны.
Ученики активно участвовали в дискуссии, задавали вопросы и делились своими знаниями о селекции растений и животных. Урок получился не только познавательным, но и вызвал интерес к науке и сельскому хозяйству. В завершение занятия ребята пришли к выводу о важности генетики и селекции для развития современного общества и улучшения качества жизни людей. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 10.11.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасында сайлау процессы буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк(сайлап алу) этабында катнашып, гимназиябезнең
11 сыйныф укучылары Сәрварова Язилә,
Шакирова Лиана призер булдылар!
Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.11.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
"Китап укучы гаилә - китап укучы ил" республика конкурсында катнашып, “Әни белән бергә китап укыйбыз” видеороликлар номинациясендә гимназиябезнең 2Б сыйныф укучысы Мухаметов Йосыф 1 урын яулады.
Йосыфны, әнисе Илизаны, сыйныф җитәкчесе Альфира Индус кызы Шакированы ихластан котлыйбыз! -
Котлыйбыз! 07.11.2025

КОТЛЫЙБЫЗ!
Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете 2025 елның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды.
Конкурс мөнәҗәт аша Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан үткәрелде.
Әлеге бәйгедә гимназиябезнең музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина катнашып, “Соло” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!















