Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК – ЯҢА ҺӨНӘР ҮЗЛӘШТЕРӘБЕЗ
Опубликовано: 12.12.2025ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК – ЯҢА ҺӨНӘР ҮЗЛӘШТЕРӘБЕЗ
Гимназиябез укучылары «Киләчәккә адым» – «Билет в будущее» федераль профориентация проекты кысаларында инде өченче ел Россия һөнәр базары белән танышалар.
Нинди белгечләргә ихтыяҗ зур? Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд)сайтында бүгенге һәм киләчәктә ил өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге урнаштырылган. Бу исемлек шактый зур һәм ул һәр өлкәне колачлый.Шулар арасында Татарстанның техникум, көллиятләрендә үзләштерә алырдай һөнәрләр дә бар. Автомеханик,программист, мәгълүматлар базасы администраторы,графика дизайнеры, косметолог, химик анализлар лаборанты, декоратив эшләр остасы, робототехник, укытучы, фельдшер.
Актаныш технология техникумы белән үзара хезмәттәшлек итеп, гимназиябез дирекциясе 9сыйныф укучылары өчен техникум базасында “Пешекче” һәм“Электрчы” һөнәрләрен үзләштерү мөмкинлеген тудырды.
Укулар 10 декабрь көнне башланып китте. Дәресләр атнасына ике тапкыр уза, кызлар–пешекче,егетләр электрчы һөнәрен үзләштерәчәк.
К списку новостей















