Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Тәхия апа белән очрашу 24.03.2022

Ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, ветераннар советы рәисе, "Ел хатын-кызы-2017" республика бәйгесе җиңүчесе Усманова Тәхия апа кызлар интернатында даими, тормыштан мисаллар китереп, әхлак дәресләре үткәрә.
-
Йөзү - сәламәт тормыш алып бару нигезе 24.03.2022

Йөзү - сәламәт тормыш алып баруның нигезе. Су керү организмны тонуста тота. Киеренке күнегүләрдән, эш-укудан соң мускулларны ял иттерә.
Безнең кызларыбыз да "Дулкын" бассейнына бик яратып йөриләр.
Рәхәтләнеп суда йөзәләр,чумалар,төрле күнегүләр ясыйлар.
-
Мастер-класс 18.03.2022

7 сыйныф укучысы Зилә Кирамова укучыларга хуш исле, витаминлы сабын ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Һөнәри осталыкка ирешүдә уңышлар сиңа, Зилә!
-
Үз куллары белән... 18.03.2022

8 сыйныф укучылары:"Үзең әзерләгән ризыкка җитәме соң!"
-
Бассейнга барабыз 18.03.2022

-Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында яшәүче кызлар белән һәр пәнҗешәмбе "Дуслык" бассейнына барабыз. Йөзү - бик файдалы спорт төре. Гәүдәнең бар мускулларын хәрәкәтләндерә. Кызларыбыз суда йөзә, суга чума, төрле күнегүләр ясый, - дип хәбәр итә тәрбияче Зөлфия Исламова.
-
Мавыктыргыч уен 18.03.2022

Тәрбияче Гөлназ Сәлахова:
- Бүген егетләр интернатында "Слабое звено" интеллектуаль уены узды. Әлеге уен укучыларны төрле ситуацияләрдә тиз ориентлашырга, уңышсызлыклар алдында югалып калмаска, төгәл уку һәм сорауларга тиз җавап бирү осталыгына өйрәтә. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Нәүрүз бәйрәме 18.03.2022

Әби-бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне көн белән төн тигезләшкән вакыт булган. Ул - 21 март, Нәүрүз бәйрәме.
Гимназиябез быел да Нәүрүз бәйрәмен “Бүләк” лагере янындагы мәйданчыкта билгеләп үтте. Ата-аналар, укучылар, педагогик коллектив төрле уеннарда катнашып, тәмле өстәл артында сыйланып, укучылар әзерләгән концерт номерларына сокланып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Технология дәресендә 18.03.2022

6 в сыйныфы укучылары технология дәресендә чигү алымнарын өйрәнә.
-
Кош оялары 18.03.2022

1Б һәм 1В сыйныфы укучылары Ләйлә әтисе Фоат Маликов, Искәндәр әтисе Ирек Сәлахов, Камилә әтисе Линар Габделгалиев, Әхмәт дәү әтисе Илфак Солтанов белән сыерчыклар өчен бик матур оялар ясаганнар. Урнаштырып куярга да өлгергәннәр. Молодцы! Кошлар оялагач та фотога төшерерсез әле.
-
Проект яклау дәвам итә 17.03.2022

Гимназиядә укучыларның шәхси проектларын яклаулары 10 секциядә дәвам итә.















