Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Башлангычлар 30.03.2022

Башлангыч сыйныф укытучылары балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге яңалыклар, үзгәрешләр, яңа таләпләр белән таныша.
-
Казан буенча виртуаль сәяхәт 30.03.2022

Төрле конфессияләр храмнары, театрлар, күренекле һәйкәлләр.
Татарстан башкаласында горурланырлык урыннар бик күп. Җирле Кремль ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булып тора, ә Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы шәһәр символлары булып санала. "Мәдәният.РФ" Татарстан башкаласы буйлап виртуаль сәяхәт тәкъдим итә. Безнең тупланмада сез университет, театрларны, берничә музейны күрә аласыз, шулай ук Казан турында кызыклы һәм гадәти булмаган фактлар белә аласыз.
Сылтама
https://www.culture.ru/touristRoutes/489/virtualnaya-progulka-po-kazani
-
Билал сәләмли 29.03.2022

Бүген безне 2в сыйныф укучысы Мухаметов Билал сәламли. Каникулда апайларын тәмле капкейклар белән сыйлый
-
Адилә турында 29.03.2022

4а класс укучысы Харисова Адилә - уку алдынгысы. Каникул чорында ул бисердан төрле әйберләр ясый, токмач кисә, тавык-чебеш арасында мәш килә! "Учи ру" порталында шөгыльльләнергә дә онытмый.
-
Аш-су серләре 29.03.2022

Шәйхәйдарова Әминә (4а сыйныф) аш-су серләренә төшенә. Бүген ул безгә үзе пешергән шарлотка һәм алма пирогын тәкьдим итә!
-
Педагогик киңәшмә 29.03.2022

Актаныш гимназиясендә өченче чирек нәтиҗәләренә багышланган педагогик киңәшмә узды бүген.
Биредә шулай ук "Ел укытучысы" Бөтенрәсәй конкурсының республика этабында катнашучы укытучыларыбыз хөрмәтләнде. Өченче чиректә Тәрбия рейтингында җиңгән сыйныфларның җитәкчеләре бүләкләнде.
-
Күргәзмәдә 29.03.2022

Гимназия укучыларының проект эшләре белән Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов танышты.
-
Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңүче кызларыбызны котлыйбыз! 29.03.2022

"Йорт хайваннары" Бөтенрәсәй балалар фотографияләре конкурсында катнашып, укучы кызларыбыз Гүзәл Зыязетдинова, Зөлфия Фәррахова, Камилла Галиуллина беренче урын яуладылар. Алия Шәрифуллина һәм Зөлфия Исламовага иҗади эшләре өчен Рәхмәт белдерелде.
-
IT проектлары да күргәзмәсенә чакырабыз 29.03.2022

Бүген без сезне районның "Батыр" спорткомплексына чакырабыз. 10 сәгатьтә анда районкүләм укучыларның фәнни-техник иҗат күргәзмәсе ачыла. Гимназия укучылары Лотфуллин Ильдан,Сибгатуллина Элина, Латыйпов Камил, Амерзьянов Роман, Төхбәтуллин Булат, Шәйхразиев Әмирхан, Хадеев Тимур, Хафизов Ильяр, Шәвәлиев Әмир, Сәетов Азат, Гаянова Әминә, Арсланова Айзиләнең иҗади проект эшләре; Амерзьянов Роман, Камалов Булат, Төхбәтуллин Булат, Нигъмәтдинов Инсаф, Әсһәдуллин Азамат, Хөсәинов Ирхан, Габдрахманов Альбертның IT проектлары да күргәзмәдә булачак. Рәхим итегез!
-
Файдалы сылтамалар 28.03.2022

Кадерле укучыларыбыз! Сезне каникул көннәрен кызыклы һәм файдалы үткәрергә чакырабыз.
Дөньяның бушлай виртуаль музейларының исемлеген сылтамалар белән бергә тәкъдим итәбез. Анда бөек рәссамнарның рәсемнәре белән хозурланырга яки заллар буйлап экскурсиядә йөрергә мөмкин.
Уңышлар сезгә!
Сылтама:















