Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу 05.04.2022

Гимназиябез укучылары, укытучылары, ата-аналар психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашты. Очрашу "Бәхетле булу һәм уңышка ирешү өчен дөньяны ничек кабул итәргә?" темасына узды.
-
Спартакиадада 05.04.2022

Район укучыларының кышкы спартакиадасында урта мәктәп командалары арасында Актаныш гимназиясе өченче урын яулады. Молодцы, кызлар-егетләр!!!
-
ИГЪТИБАР: АЛХӘБӘР! 04.04.2022

Иртәгә – 5 апрель көнне Актаныш гимназиясендә психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу була. Укучылар, ата-аналар, укытучылар, сезне 5 апрель көнне 10 сәгатьтә гимназиянең актлар залына очрашуга көтәбез! Башлана 11 сәгатьтә.
-
Кванториумда 04.04.2022

Гимназиябез укучылары балалар технопаркында булды. Балаларга технопарк буйлап экскурсия уздырдылар, роботлар ничек эшләгәнне, дроннар ничек очканны күрсәттеләр, җирне зондлаштыруның нәрсә икәнлеге һәм нейросетьләрнең ничек эшләве турында сөйләделәр. "Кванториум" укытучылары балалар өчен график дизайн, робототехника, лазер технологияләре турында мастер-класслар үткәрделәр.
-
ФГОС укулары 04.04.2022

Математика һәм информатика укытучылары методик берләшмәсендә яңа ФГОС ка күчү буенча укулар узды.
-
Яңа бию 02.04.2022

Каникул кичләрендә сәнгать сөючән Ильфира һәм Илфак Гаяновлар гаиләсе яңа бию өйрәнәләр. Уңышлар сезгә! Каникул кичләрендә сәнгать сөючән Ильфира һәм Илфак Гаяновлар гаиләсе яңа бию өйрәнәләр. Уңышлар сезгә!
-
Волейболчы егетләребезне, тренерлары Ленар Миншакир улы Ибнеевны котлыйбыз!!! 02.04.2022

Спортны үстерүдәге лаеклы хезмәтләре, җиңүләре хөрмәтләнде - районның спорт конференциясендә бүләкләнде алар бүген. Молодцы!!!
-
Алинәне котлыйбыз 02.04.2022

Республика олимпиада үзәге тарафыннан үткәрелүче 1-6 сыйныф укучылары өчен "Фәнгә беренче адымнар" фәнни- тикшеренү эшләре конференциясендә "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты"ның 6А сыйныфы укучысы Вәлиева Алинә проект эше белән призёр исеменә лаек булды. Бүген - 2 апрель көнне укучылар 1-2-3 урыннар өчен Казан шәһәрендә үзләренең проект эшләрен яклый. Нәтиҗәләр 25 апрель көнне билгеле булачак. Алинә, уңышлар сиңа!
-
Гөльяр "Ялкын" журналында кунакта 02.04.2022

"1 апрель көнне безнең «Ялкын» редакциясенең балалар редколлегиясе әгъзалары белән күңелле очрашу узды. Без мәктәп укучылары һәм беренче курс студентлары белән журналыбызның эшчәнлеге турында сөйләштек. Шулай ук очрашу вакытында YouTube платформасында чыгучы проектларга аерым игътибар биреп уздык: укучылар үзләренең яраткан тапшырулары һәм сәхифәләре турындагы фикерләре белән бүлеште, редакциябез әгъзаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Журналыбызның баш мөхәррире Илназ Фазуллин исә, «Ялкын»да иҗат итүче яшьләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ике сәгатьлек мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында дәвам итте."
Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотосы - 8а сыйныф укучысы Шәемова Гөльяр "Ялкын" журналында кунакта, күңелле очрашудан алган тәэсирләрен безнең белән уртаклаша.
-
Гүзәл Фәрид кызын котлыйбыз!!! 01.04.2022

Гимназиябезнең технология укытучысы Хөснетдинова Гүзәл Фәрид кызы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!















