Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Шәхси проектлар яклау 15.03.2022

Гимназиядә 10 марттан 21 мартка кадәр укучылар үзләренең еллык күзәтү һәм тикшерү алымнарына нигезләнгән шәхси проектларын 10 секциядә яклыйлар. Бүген, 15 нче март көнне укучылар психология, физкультура, тормыш иминлеге фәне секцияләрендә үз эшләрен тәкъдим итә.
-
"Онытмаска иде үткәннәрне" 15.03.2022

"Пушкин картасы" билетлары белән, 82 укучыбыз бүген "Онытмаска иде үткәннәрне" спектаклен тамаша кылып кайтты.
-
Интернатта 15.03.2022

Бүген егетләр интернатында 10 класс укучылары "Оливье" салаты эшләп, иптәшләрен сыйлады.
-
Гөлияне котлыйбыз 14.03.2022

Чаллы шәһәрендә узган "Музыкальный звездопад" конкурсында 9а классы укучысы Загертдинова Гөлия 1 дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
-
Китапханәдә остазларның һөнәри дәресе узды 14.03.2022

Гимназиябездә яңа уку атнасы да күңелле, файдалы һәм нәтиҗәле башланды. Төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерергә мөмкинлек бирүче дәресләр дә, алган белемнәрнең нәтиҗәсенә бәя бирүче проект эшләрен яклау да, төрле һөнәрләрне яшьтән үк үзләштерергә мөмкинлек бирүче мастер-класслар да.
Укучыларның гаҗәпләнү катыш кызыксынуларын, сокланып, үзләренең дә мөмкинлекләрен сынап карауларын бүген – 14 март көнне мәктәп китапханәсендә узган “Төрки йөзләр” милли фото, бәйләм сумка, чигүле калфак күргәзмәсендә дә күзәтергә мөмкин иде.
-
Һөнәри мисал: Таңсылу+Динара+Ландыш=? 14.03.2022

Чыннан да, күңелендә йөрткән хыялларын милли фотойөзләрдә ачып бирүче һәвәскәр фотограф Таңсылу Галимова-Фәттахованы, сумка, кәрҗиннәр бәйләүче бәйләм остасы Динара Гыйльманованы, әбисе һөнәрен дәвам итеп калфаклар чигүче калфакчы Ландыш Мәрданованы нәрсә берләштерә? Иң беренче чиратта, табигатьнең, кешеләрнең гүзәллеген күрә белүләредер. Яраткан шөгыльләрен һөнәри дәрәҗәдә башкарулары бизнеста да үзләрен сынап карарга этәргеч биргән. Иҗади проектлар яклаучы укучыларыбыз өчен дә менә дигән үрнәк бу! Мастер-классларда укучыларыбыз үзләрен төрле шөгыльләрдә сынап карады бүген.
-
Һөнәри юнәлеш 12.03.2022

Бүген 12 нче март көнне 9 сыйныф укучылары Минзәлә педагогика көллияте вәкиле белән очраштылар.
-
"Урок цифры" Квант дөньясы 10.03.2022

Гимназияда «Саннар дәресе» проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен «Квант дөньясы: квант компьютеры ничек төзелгән» темасы буенча дәресләр үткәрелде. Дәрес ике өлештән - теоретик һәм практик өлешлтән торды. Башта укучылар квант физикасы һәм дөнья төзелеше турында фильм карады, ә соңыннан онлайн платформада биремнәр үтәделәр.
-
«Балачакның цифрлы этикасы» акциясе 05.03.2022

2022 ел Цифрлаштыру елы итеп игълан ителү уңаеннан, балаларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм цифрлы белемлелек дәрәҗәсен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан килгән хат нигезендә балаларны цифрлы тирәлектә саклау буенча «Балачакның цифрлы этикасы» акциясенә кушылып, белем бирү оешмаларында #МояХартия акциясе буенча чаралар уздырыла.
-
Ватанны саклаучылар көне белән 22.02.2022

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын матур бәйрәмегез!!!















