Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Раилне котлыйбыз! 27.03.2022

4а сыйныф укучысы Бакиров Раил районда кышкы спорт сезонын ябу уңаеннан үткәрелгән чаңгы ярышында 2 урын яулады. Котлыйбыз!
-
"5"ле билгеләренә генә укучылар 26.03.2022

Өченче чирекне "5"ле билгеләренә генә тәмамлаучы укучыларыбыз: Ильфина Галимуллина(5б), Руфина Гафурова, Ясминә Хөсәенова, Таңсылу Шәймәрданова(5г), Эвелина Хафизова, Камила Бикимова, Эделина Әдиятуллина(6б), Лиана Шакирова(7а), Азалия Маликова, Азалия Әмирова(7б), Камила Төхбәтуллина, Румиль Хаҗиев(7в), Алинә Хәернасова, Рәмилә Әмирханова, Алия Ибраһимова(8а), Альбина Әхмәтҗанова(8в), Айнур Гилаев(9б). Аларны тантаналы линейкада гимназиябез директоры Венера Хаматнасых кызы тәбрикләде. Котлыйбыз!!!
-
Ата-аналар җыелышы 26.03.2022

Актаныш гимназиясендә бүген ата-аналар җыелышы узды. Очрашуда мәртәбәле кунаклар - Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, "Менеджмент академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү автономияле мәгариф оешмасының компетенцияләр үзәге директоры, психология фәннәре кандидаты, "Сириус" белем бирү үзәге укытучысы Репина Ольга Константиновна катнашты.
-
Бәйрәм белән! 25.03.2022

Бүген – 25 март – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне. Барлык сәнгать сөюче дусларыбызны, нәфис сүз, театр, җыр-бию, рәсем ясау, музыка уен коралларында уйнауда үзләренең сәләтләрен үстерүче укучыларыбызны, балаларга мәдәни белем бирүче укытучыларыбызны әлеге һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз. Бәйрәм белән сезне!
-
Татар халык ашлары 25.03.2022

8-9 сыйныф укучылары тәрбияче Зөлфия Хафизова белән татар халык ашлары әзерләүне өйрәнү нигезеннән кабартмалар пешерделәр.
-
"Квантриум" технопаркында 25.03.2022

Бүген 7а, 7в сыйныфы укучылары икенче чиректә класслар арасында булган ярышта 2–3 урыннар алган өчен Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан балалар өчен "Кванториум" технопаркында кунакта булдылар. Биредә аларга экскурсия һәм төрле мастер-класслар тәкъдим ителде. Балаларга бик ошады.
-
Волейбол ярышында 25.03.2022

Бүген, 25 март көнне, "Батыр" спорт комплексы базасында "Мәктәп волейбол лигасы" республика проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында волейбол буенча турнирның муниципаль этабы узды. Мәктәп эчендәге этап нәтиҗәләре буенча муниципаль этапка 7 егетләр командасы үтте. Алар арасында район буенча 3 нче урынны алып безнең гимназия егетләре командасы. Шулай ук беренчелекне яулап, кызлар командасы да алдагы этапка үтә. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Гимназиябезгә затлы кунак килә 24.03.2022

Алексей Анатольевич Бабаянц! Аның вакыты шулкадәр тыгыз ки, Россиянең төрле төбәкләреннән чакырулар кабул итеп, һәркайсына җитешү өчен аена 15 әр очыш ясый ул.
Аның чыгышын тыңлаганнан соң, бала да, ата-ана да, укытучылар да үзләрен яңа яктан ача. Ул – мәртәбәле психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт.
Алексей Анатольевич белән очрашу гимназиядә 5 апрель көнне булачак. Аңа кадәр интернетта аның видео-лекцияләрен тыңларга, үзеңне кызыксындырган, борчыган сорауларыңны әзерләп куярга вакыт бар әле. Тизрәк, тизрәк! Укырга, өйрәнергә һәм очрашуга җитди әзерлек белән килергә! Мондый бөек шәхесләр белән бер биш минут кына аралашу да, аның киңәшен ишетү дә кешенең тормышын үзгәртергә сәләтле!
Укучылар, ата-аналар, укытучылар, сезне 5 апрель көнне 11 сәгатьтә гимназиянең актлар залына очрашуга көтәбез.
-
"Әни килде" 24.03.2022

Театр атналыгы барышында 7А сыйныфы бүген Шәриф Камалның "Әни килде" спектаклен сәхнәгә куйды. Сыйныф җитәкчесе Регина Фәрдиева.
-
"Әлдермештән Әлмәндәр" 24.03.2022

Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле 8А сыйныфы укучылары башкаруында. Сыйныф җитәкчесе Рәмилә Хаҗиева.















