Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Озынайтылган көн вакытында 12.04.2022

"12 апрель - Космонавтика көне" уңаеннан 1а, 1в укучылары белән озынайтылган көн вакытында бик күнелле чара узды.
-
Молодцы, егетләр!!! 12.04.2022

7 в һәм 7 г сыйныф егетләре бүген гимназия ишегалдындагы карларны таратты.
-
Гамил Авзал укулары 11.04.2022

ИГЪТИБАР! УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН ИҖАДИ БӘЙГЕ – ГАМИЛ АФЗАЛ УКУЛАРЫ 23 МАЙ КӨННЕ УЗАЧАК! Быел ул гимназиябездә 11 нче тапкыр үткәрелә. Гамил Афзалның иҗатына, аны өйрәнүче галимнәргә багышланган укуларда быел да төбәк укытучыларын көтеп калабыз. Укытучылар арасында инновацион алымнарны куллануда мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашулар да булачак. Рәхим итегез!
-
«Игелекле капкачлар» 11.04.2022

Гимназиябез укучылары да «Игелекле капкачлар» россиякүләм экологик - хәйрия акциясенә кушылды. Әлеге акциядә җыелган бер тонна капкач бер балага инвалид арбасы алу мөмкинлеген бирә. Акция 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Капкачлар 325 нче бүлмәдә кабул ителә.
-
Күргәзмә 11.04.2022

Гимназиябездә Косманавтика көне уңаеннан күргәзмә эшли. Рәхим итегез!
-
Уфада 10.04.2022

9 апрель көнне III чиректә Тәрбия рейтингында җиңгән 9 А, 9 Б класс укучылары Уфа шәһәренә сәяхәткә бардылар.
- Экскурсовод шәһәрнең иң истәлекле урыннарыннан йөртте, ә кич Уфа "Нур" татар дәүләт театрында "Галиябану" премьерасын карадык. Шундый экскурсия өчен гимназия җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! - дип хәбәр итте укучыларыбыз һәм сыйныф җитәкчеләре.
-
Рәмиләне котлыйбыз 09.04.2022

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты үткәргән төбәкара онлайн-олимпиадада катнашып, 8а сыйныф укучысы Рәмилә Руслан кызы Әмирханова призер булды. Укытучы Гөлназ Темерзадаевна Шакирҗановага оештыру комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Актанышка аккошлар кайткан 08.04.2022

Актанышка аккошлар кайткан. Күрдегезме әле? Сез табигатьне ничек күзәтәсез? Фото һәм видеолар көтеп калабыз сездән.
-
Безнең тарих 08.04.2022

БЕЗНЕҢ ТАРИХ:
Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча "Хуҗа Насретдин" спектакле - Гуманитар гимназия-интернат коллективы куелышында. Актанышны шаккаттырган иҗат коллективы белән сез дә таныша аласыз.
https://youtu.be/tkfVfjKL-z4
-
Музеебыз турында 08.04.2022

Әлеге шигъри юллар Әлфия Авзалованың Актаныш гимназиясендә урнашкан интерактив музее диварына уеп язылган. Музей экспонатларга, тарихи фактларга бай. Үзегезгә килеп карау, мәгълүмат алу өчен дә бик уңайлы эшләнгән.















