Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"Мин Актанышны яратам!" 26.04.2022

2а сыйныфы укучысы Алмазия Закирова "Актаныш информ" филиалы уздырган "Мин Актанышны яратам!" бәйгесендә, үзе язган шигырь белән катнашып, җиңү яулады. Укытучысы - Лилия Васик кызы Галләмова. Киләчәктә дә иҗади уңышлар сиңа, Алмазия!
-
Уен-викторина 26.04.2022

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен искә алу уңаеннан, гимназиябезнең 3а, 3б, 4а сыйныфлары белән китапханәдә "Тукай-сүнмәс йолдыз" исеме астында уен-викторина уздырылды.
-
"Своя игра" 26.04.2022

Бер-береңне тыңлый һәм аңлый белергә, мәгълүматны тулы, төгәл кабул итәргә, фикерне белдерергә өйрәтүче "Своя игра" уены. Укытучы - Мария Олеговна Фатхиева.
-
"Могҗизалар кыры" 26.04.2022

Бүген кызлар интернатында "Тукай яши безнең йөрәкләрдә " дип аталган "Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Уенда Г. Тукай турында булган белемнәребезне тирәнәйттек, Тукай шәхесе белән горурлану, туган телгә хөрмәт,ихтирам тәрбияләдек, - дип хәбәр итә тәрбияче Шәрифуллина Алия Вил кызы
-
Китапханәдә кунакта 25.04.2022

Бүген 2 в сыйныф укучылары гимназиябезнең китапханәсендә кунакта булдылар. Укучылар анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган "Туган телем - Тукай теле" исемле әдәби кичәдә катнаштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Тормыш, иҗат юлына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Китапханәчеләр - Зарипова Миләүшә, Исламова Эльвира.
-
Бүләкләү 25.04.2022

Тантаналы линейкада фән олимпиадасында, спортта, сәнгатьтә мәртәбәле җиңүләр яулаган укучыларыбыз бүләкләнде.
-
Тантаналы линейка 25.04.2022

Бүген гимназиябездә тантаналы линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары белән, гимннар яңгыратып узды.
-
ВОЛЕЙБОЛЧЫ КЫЗЛАРЫБЫЗ - РЕСПУБЛИКА ТУРНИРЫНДА! 25.04.2022

Татарстан Республикасы мәктәп волейбол лигасы турнирының зона этабы Актанышта узды быел. "Батыр" спорткомплексында барган ярышларда гимназиябезнең волейболчы кызлары уенын горурланып күзәтеп бардык! Алабуга, Зәй, Әгерҗе командалары белән уйнады алар. Алабуга, Зәй командаларын 2:0 исәбе белән җиңде кызларыбыз! Әгерҗеләр безне 2:0 исәбе белән җиңде. Иң көчле дүрт команда исәбенә кердек. Чаллы командасы белән очколар тигез иде - 3 әр очко. Коэффициент югары булганлыктан, Чаллы командасына өстенлек бирелде. Кызларыбызны, тренерыбыз Ленар Ибнеевны әлеге лаеклы җиңү белән котлыйбыз! Афәрин!!!
-
Подача заявлений 25.04.2022

Перед подачей письменного заявления на прием в школу необходимо подать электронное заявление через портал ГОСУСЛУГИ.РТ! Алгоритм подачи электронного заявления размещен на нашем сайте в разделе "Прием в школу".
-
Волейболчыларыбызны котлыйбыз! 24.04.2022

Гимназиябезнең егетләр волейбол командасы Башкортостанның Дүртөйле районында узган турнирда җиңү яулады! Актаныш, Дүртөйле, Яркәй, Чакмагыш командалары арасында, матур уен күрсәтеп, беренче калды. Егетләребезне, тренер Ленар Ибнеевны котлыйбыз!!! Молодцы!















