Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Мастер-класс 27.04.2022

Милли рәсем һәм чигү буенча Әминә Гаянова укучылар белән мастер-класс үткәрде.
-
Кичке ял 27.04.2022

10 һәм 11 сыйныф егетләренең кичке актив ялы. Тәрбиячеләре Гөлназ Әнфәс кызы Сәлахова.
-
Өмәдән соң 27.04.2022

Гимназиябездә дә, "Бүләк"тә дә язгы җыештыру-чистарту эшләре дәвам итә. Фотода 10 сыйныф укучылары - чираттагы өмәдән соң.
-
Тукай туган көн 26.04.2022

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан музей-комплекс сылтамасын куябыз, рәхим итеп танышыгыз http://tukay-museum.ru/
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" 26.04.2022

Флүс Латыйфи исемендәге ХI "Сәләткә нур булган йолдызлар" республика ачык әдәби конкурсында катнашып, 8в сыйныф укучысы Айсылу Мортазина "Шигърият" номинациясендә 1 урын яулады! Остазы - Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева. 9 а сыйныф кызлары Әдилә Зиязетдинова, Руфинә Гарифуллинаның да ( остазлары - Зөлфия Мәзһар кызы Хафизова) актив катнашулары билгеләп үтелде. Иҗади җиңү белән котлыйбыз, кызларыбыз!
-
«Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» 26.04.2022

4а сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Самирны тәүге җиңүе белән котлыйбыз! Ул «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» I республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды!
-
ЯКТАШЫБЫЗ ЛӘБИБ ЛЕРОН - ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ИЯСЕ! 26.04.2022

Быел Тукай премиясен бирү комиссиясе Татарстан Республикасы дәүләт премиясен ике генә кешегә – язучы Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоровка бирергә карар иткән. Лауреатларга премияне Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Быел Тукай премиясенә унтугыз кандидат тәкъдим ителгән иде.
-
"Кәҗә белән сарык" әкияте 26.04.2022

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан узучы районкүләм шигырь бәйрәмендә гимназиябезнең 2, 4 сыйныф укучылары "Кәҗә белән сарык" әкиятен уйнадылар.
-
Күргәзмә 26.04.2022

Гимназиябездә 26 апрель - Габдулла Тукай туган көн уңаеннан укучыларның рәсем һәм шәҗәрәләр күргәзмәсе эшли.
-
Бүгенге көн 26.04.2022

Гимназиябездә Туган тел көне бәйрәм дә, укучыларның, укытучыларның ел дәвамында ирешкән уңышларына нәтиҗә ясап, бурыч-максатлар билгеләү, планнар кору, җыелып фикерләшү көне дә.















