Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Хөрмәтле кунаклар 14.05.2022

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Сергей улы Начвин гимназиябездә булып, “Акыллы мәктәп”, цифрлаштыру, IT проектлар эшчәнлеге белән танышты. Цифрлаштыру юнәлешендә гимназиябезнең алга куйган бурыч-максатлары, үсеш стратегиясе хакындагы фикерләрен Илья Сергей улы түгәрәк өстәл барышында белдерде.
-
"Әйләнә-тирәдә эстафета" 14.05.2022

Кызлар интернатында 5-8 сыйныфлар арасында җомга чарасы "Әйләнә-тирәдә эстафета" ярышы узды. Тәрбияче - Хуҗина Зөһрә Спартак кызы.
-
Рәхим итегез! 14.05.2022

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр! 27 нче май көнне гимназиябездә 5 сыйныфка сайлап алу имтиханнары уза. Имтихан рус теле һәм математика фәннәре буенча үткәрелә.
-
ҖИҢҮЧЕЛӘРЕБЕЗ! 13.05.2022

7-12 май көннәрендә гимназиябездә «Төп һәм урта белем бирү программаларын тормышка ашыручы белем бирү оешмалары арасында иң яхшы интернат тәрбиячесе» районара конкурсы узды. Бәйгедә Татарстанның Актаныш һәм Мөслим районнарыннан 12 тәрбияче катнашты. Абсолют җиңүче - Сәлахова Гөлназ Әнфәс кызы ("Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»), 1 урын - Мансурова Айгөл Сәгыйт кызы ("Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"), 2 урын - Шәрифуллина Алия Вил кызы ("Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"), 3 урын - Бухарова Резеда Зәкәри кызы (Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”), лауреат - Хуҗина Зөһрә Спартак кызы ("Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"). Котлыйбыз!
-
Йомгаклау аттестациясе 13.05.2022

7-8 сыйныфларда геометрия фәне буенча йомгаклау аттестациясе башланды.
-
Туган телләр буенча олимпиадада 12.05.2022

Гимназиябезнең укучылары Себер һәм Ерак Көнчыгышның туган телләре буенча төбәкара олимпиадада катнаша. Олимпиада дистанцион режимда уза. Регионара олимпиаданы Алтай Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра. Бүгенге олимпиадада Алтай, Бурятия, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Кемерово өлкәләреннән 9-11 сыйныф укучылары катнаша.
-
Уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы 07.05.2022

6 нчы май көнне гимназиябездә зур бәйрәм - 2021-2022 уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Уңыш бәйрәме!
-
"Дөнья яшь язучылар күзлегеннән" 06.05.2022

Яр Чаллы шәһәрендә узган регионара "Дөнья яшь язучылар күзлегеннән" иҗади конкурсында 1б классы укучысы Солтанова Таңсылу һәм 4б классы укучысы Шәйхуллина Зилә җиңү яуладылар һәм диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укытучылары: Шәйхуллина Светлана Риф кызы һәм Солтанова Гөлназ Дилшат кызы.
-
Бассейнда 04.05.2022

Егетләребез атнага 2 тапкыр бассейнга йори.
-
Тренажерлар залында 04.05.2022

Интернатта торучы егетләребез көн дә тренажерлар залында үз көчләрен артыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшлиләр.















