Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Якташлыкка чикләр юк" 24.05.2022

Чаллы шәһәрендә узган якташлар очрашуында "Хәзинә" фольклор ансамбле "Якташлыкка чикләр юк" концертында чыгыш ясады.
-
Соңгы кынгырау 24.05.2022

Гимназиябезне тәмамлаучы 11 сыйныф укучылары өчен бүген соңгы тапкыр чыңлады! Алда - тормыш юлы, якты уйлар, ак хыяллар, җилкен хисләр. Дәүләт имтиханнары. Кабатланмас үз чишелеше генә булган тормыш сынаулары. Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Киләчәк заманның горурланырлык шәхесләре булыгыз! Тормышта һәр очракның үз чишелеше бар. Күңелегез кушканча, йөрәгегез әйдәгәнчә яшәгез. Янәшәгезгә дуслар, фикердәшләр сайлый белегез! Уңыш формуласында аларның йогынтысы бик зур! Әти-әни, дәү әти-дәү әни, укытучы-тәрбиячеләр ярдәме белән камилләшеп, һәр очракта да үзегез булып калыгыз!!!
Чыгарылыш укучыларын гимназиябез директоры Хәева Венера Хәмәтнәсыйховна тәбрикләде. "Һәр баланың сәләтен ача, үстерә белә торган укытучылар, тәрбиячеләр эшли гимназиядә. Чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең белән киләчәктә дә горурланырлык булсын. Сезнең мөмкинлекләр зур, чыгарылыш имтиханнарын да уңышлы тапшырып, юлыгызны матур итеп дәвам итегез", - тантанада катнашып, Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатихасын бирде.
Беренче укытучылар исеменнән, сыйныф җитәкчеләреннән, әти-әниләрдән изге теләкләнде. Гимназиянең "Ел укучысы-2022" исеменә Булат Гарипов лаек булды.
-
Пионериянең 100 еллыгын каршылап 17.05.2022

Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы волонтерлары, пионериянең 100 еллыгын каршылап, Аеш-Актаныш -Тат.Ямалы авылларында яшәүче пионерия ветераннары - Рөстәм Миркасыймов, Рәдиф Гыйльмуллин, Әлфия Нуриева, Мөсәллия Закирова, Дәлия Ханнанованы котладылар.
-
«Race on MARS-2022» 17.05.2022

Гимназиябез укучылары командасы, 17 май көнне, Актанышның 1 нче урта мәктәбе базасында узучы «Race on MARS-2022» төбәкара робот техникасы ярышларында катнашып, II урын яуладылар. Команда җитәкчесе - Ямалов Филарис Фанис улы. Котлыйбыз!
-
Имтихан 17.05.2022

6 а, б, в классларында инглиз теленнән йомгаклау аттестациясе - телдән имтихан.
-
Кунакларыбыз 17.05.2022

Актаныш районы мәктәп директорлары, информатика укытучылары гимназиябез эшчәнлеге белән таныштылар, IT юнәлештә белемнәрен күтәрделәр.
-
Пионерия туган көнгә әзерлек 16.05.2022

Гимназиябез укучылары пионерия туган көнгә әзерләнә! Быел үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тула! Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шул ук елның 19 маенда комсомолның II Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, без дә хәтер яңартып алырга, өлкән буынны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга әзерләнәбез.
-
5 сыйныфларда имтихан 16.05.2022

5а ,б ,в, г классларында инглиз теленнән йомгаклау аттестациясе - телдән имтихан.
-
Җиңүчеләребез 16.05.2022

Гимназиякүләм уздырылган “Макулатура җыю” акциясенә тантаналы линейкада нәтиҗә ясалды бүген. Беренче урынны 8 а сыйныфы укучылары яулады. “Иң күп кәгазь тапшыручы” номинациясендә җиңүчеләр – 8 а сыйныф укучылары Мәрьям Хаитова һәм Илина Фәрдиева. Котлыйбыз!!!
-
БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ! 14.05.2022

2021-2022 уку елында фән олимпиадаларында иң күп призер һәм җиңүчеләр әзерләгән гимназиябез районкүләм бәйгедә Гран-при яулады. Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов гимназиябез җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага сертификат тапшырды.















