Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Ялкын" балалар оешмасы яңалыклары 07.09.2022

"Ялкын" балалар оешмасы президенты - XI сыйныф укучысы Зилә Хафизова һәр өлкә министры белән түгәрәк өстәл артында фикерләште бүген. Һәркем үз фикерен белдерде, тәкъдимнәрен әйтте.
"Ялкын" балалар оешмасы узган елгы эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясады. Уңышларыбыз белән горурланабыз! "Чын әйдәман" бәйгесендә район мәктәпләре арасында Камил Масалимов гран-при яулады. "Ел активы" республика бәйгесендә III урын алуга ирештек. "Тәэсир" видеороликлар бәйгесендә дә безнең эшчәнлек югары бәяләнде. "Татар сүзе" халыкара бәйгесендә дә актив катнашып, призлы урыннар яуладык. "Йолдызлык" фестивалендә дә чыгыш ясадык, район этабында гран-при алуга ирештек. -
"Мөһим темага сөйләшү” 05.09.2022

5 сентябрьдән гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре башланып китте. Һәр класста да тәүге сөйләшү узды бүген.
Сыйныф сәгатендә ачыктан-ачык сөйләшү темасы, дәресне үткәрү тәртибе, методик тәкъдимнәр, интерактив визуаль контент федераль югарылыкта әзерләнеп тәкъдим ителсә дә, яшь үзенчәлегенә карап, сөйләшү характеры, теманы ачу формасы үзгә. I-II, III-IV, V-VII, VIII-IX, X-XI сыйныфлар өчен 34 сәгатьлек еллык бердәм программа булдырылган.
Бүген 1-2 сыйныфларда “Кешегә белем ни өчен кирәк?” темасына викторина, 3-4 сыйныфларда “Россия рекордлары” белем бирү квизы, 5-9 сыйныфларда “Ни өчен укырга кирәк?” дигән темага интеллектуаль марафон, 10-11 сыйныфларда “Мин нәрсә беләм?” темасына фикер алышу, үзара бәхәсләшү узды. -
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!!! 01.09.2022

Кадерле укучылар! Гимназиябезгә тәүге тапкыр укырга килүче беренчеләребез! Әти-әниләр! Дәү әти-дәү әниләр! Укытучылар! Тәрбиячеләр! Сезнең һәммәгезне дә Белем бәйрәме - яңа уку елы башлану белән тәбрик итәбез!
Хәерле сәгатьтә! -
Безнең җиңү 26.08.2022

2021-2022 нче уку елы нәтиҗәләре буенча гимназиябез Гран-прига лаек булды!
-
Чыгыш 26.08.2022

Гимназиябезнең 8а класс җитәкчесе Фардиева Регина Равил кызы район мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә “Ата-аналар белән эш оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле” темасына чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Ихластан котлыйбыз! 26.08.2022

Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева районыбызның мөхтәрәм кешесе, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасына тирән эз салган Шакиров Әхсән Шакир улы исемендәге премия белән бүләкләнде.
-
Энҗе Фирдәвис кызын котлыйбыз 26.08.2022

Гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ихластан котлыйбыз!
-
Ленар Наил улын котлыйбыз 26.08.2022

Гимназиябезнең информатика укытучысы Хөсәенов Ленар Наил улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ихластан котлыйбыз!
-
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" 25.08.2022

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында, гимназиябезгә I сыйныфка укырга керүче Диләрә Рәхимовага, II сыйныфка укырга баручы Руслан Дәүләтовка иганәчелек ярдәме күрсәткән Шайхразиева Лилия Феликсовнага ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Укучыларга уку әсбапларын, мәктәп букчасын директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева тантаналы шартларда тапшырды. Балаларга укуда уңышлар теләде.Игелек игелеккә ялгансын!
-
Республика август киңәшмәсендә 19.08.2022

Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызыХәева бүген Яшел Үзәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты.















