Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кәзкәйдә экспедициядә 07.06.2022

"Бүләк" аланының "Дуслык күпере" сменасында ял итүче балалар бүген Кәзкәй авылында экспедициядә булды. Кәзкәй авылы тарихын аксакал - җирлек тарихын туплаучы Хәнис Хәтмулла улы Төхбәтуллин сөйләде.
-
Мәртәбәле җиңү 06.06.2022

Рус теле буенча халыкара олимпиадада 8а сыйныф укучысы Рәмилә Әмирханова - җиңүче, Алинә Хәернасова - призёр (укытучылары Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамова); 10 сыйныф кызлары Рания Юнысова, Динара Камилҗанова, Алинә Галимова (укытучылары Ирина Альбиновна Нурыева) призер булдылар. Молодцы! Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны әлеге мәртәбәле җиңү белән котлыйбыз!
-
"Дуслык күпере" ачылу тантанасы 06.06.2022

Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов "Бүләк"тә - "Дуслык күпере"ндә ял итүче балаларны ачылу тантанасында тәбрикләде.
Гимназиябез директоры Хәева Венера Хәмәтнәсыйх кызы лагерьда ял итүче балаларны котлап, "Дуслык күпере" сменасында булачак яңалыклар белән таныштырды.
-
5 сыйныфка сайлап алу имтиханнары 31.05.2022

Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! 27 нче май көнне узган 5 сыйныфка сайлап алу имтиханнары нәтиҗәләре билгеле. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-939-331-94-95, (88555)23-41-81.
-
Тантаналы линейкада 27.05.2022

Ел дәвамында төрле конкурсларда катнашкан, җиңү яулаган укучыларыбызга тантаналы линейкада дипломнары тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Йомгаклау җыелышы 27.05.2022

2В классында уку елын йомгаклау җыелышы узды. Укытучыбыз Дилара Дуглас кызы уку елына анализ ясап, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Балаларыбыз үзләренең чыгышларын һәм эшләгән эшләре белән күргәзмә оештырып әти-әниләргә тәкъдим иттеләр. Укытучыбызга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Уку елы дәвамында бар көчегезне безнең балаларыбызга белем бирүгә багышлаганыгыз, сабырлыгыгыз өчен мең рәхмәт Сезгә! - дип хәбәр итә ата-аналар.
-
Сәяхәт 27.05.2022

Өченче чиректә тәрбия рейтингында җиңү яулаган 10 в классы бүген Яр Чаллы шәһәрендә сәяхәттә.
-
Өмәдә 27.05.2022

7а, 7б, 7в, 7г һәм 10 сыйныф укучылары Сабантуй җирендә узучы өмәдә катнаштылар бүген.
-
"Юл хәрәкәте культурасы" 25.05.2022

ЮХИДИ начальнигы Шәмсиев Ринат Радик улы үткәргән профилактик "Юл хәрәкәте культурасы" әңгәмәсендә гимназиянең 5а классы укучылары да катнаштылар
-
Сабантуй 25.05.2022

28 нче май көнне 13.00 сәгатьтә гимназиябез Сабантуе узачак. Бүләк лагере алдындагы яланга рәхим итегез!















