Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Сәйлән белән үрү 30.06.2022

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Индус кызы Гарипова лагерьда балалар белән сәйлән белән үрү дәресләре алып бара.
-
Миллилек - иҗатта! 30.06.2022

"Бәхетле балачак" агымында Россиянең 20 төбәгеннән килеп ял итүче балалар, татар телен өйрәнү белән беррәттән, яшәү рәвешебезне, гореф-гадәтләребезне дә өйрәнә. Шундыйларның берсе - агачка бизәк төшерү. Әлеге түгәрәкне аланда Балалар иҗат үзәге педагогы Илсөяр Шәрипова алып бара.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2022

Бүген 27 июнь көнне гимназиябездә 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укытучылардан, тәрбиячеләрдән, әти-әниләрдән якты, матур, ихлас теләкләр әйтелде. Җырчы егетебез Камил Масалимов, җырчы кызыбыз Гөлия Заһертдинова иптәшләрен үз җырлары белән котлады. Укучыларыбыз да гимназия коллективына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
-
Speaking дәресләре 27.06.2022

"Бүләк" аланында "Бәхәтле балачак" агымында инглиз теленнән Speaking дәресләре үтә.
-
Чыгарылыш - 2022 25.06.2022

Гимназиябезне тәмамлаучы 21 егет һәм кыз бүген кулларына аттестат алды. Чыгарылыш кичәсендә мәртәбәле кунак Энгель Нәвап улы Фаттахов катнашты. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар укучыларга хәер-фатихаларын җиткерделәр.
-
Чыгарылыш - 2022 25.06.2022

Бүген, 25 июнь көнне, районның чыгарылыш кичәсе узды. Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе вазыйф башкаручы Ленар Рафак улы Зарипов укучыларны мөстәкыйль тормышка аяк басулары белән тәбрикләде, киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен дә белдерде. Актаныш районы башлыгы булып 20 елдан артык эшләгән - Актаныш районының мактаулы гражданы Энгель Нәвап улы Фәттахов белем бирүдәге системалы эшчәнлек өчен мәктәп директорларына, укытучыларга рәхмәтен белдерде, олы тормыш юлына аяк басучы укучыларга фикерләрен җиткерде. Чыгарылыш кичәсенең махсус кунагы - якташ җырчыбыз Артур Исламов үз иҗаты белән шатландырды.
-
"Бәхетле балачак" 24.06.2022

"Бүләк аланы"нда "Бәхетле балачак" агымы эшли башлады. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева лагерьда ял итүче балаларга мөрәҗәгать итте - аландагы һәр көнне нәтиҗәле һәм файдалы үткәрүләрен, имин, күңелле яллар теләде.
-
Педагогик киңәшмә 21.06.2022

21 июнь көнне 2021-2022 уку елы нәтиҗәләрен анализлауга һәм яңа уку елына бурыч-максатлар билгеләүгә багышланган педагогик киңәшмә үтте.
-
Ябылу тантанасы 16.06.2022

"Бүләк" аланында "Дуслык күпере" агымының ябылу тантанасы.
-
Чишмә авылында экспедициядә 14.06.2022

"Бүләк аланы"нда ял итүче балалар Чишмә авылында экспедициядә булды. Чишмә тарихы белән авылның иң өлкән кешесе Сәүдия Закирҗан кызы Идрисова таныштырды. Әтисе Закирҗан абый авыл тарихын туплаган. Ул язмасын борынгы фарсы китабы эчендә саклаган һәм:"Балалар, сезгә кирәк булыр!"- дип язып та калдырган. Сәүдия апа сөйләгәннәрне Клара Миркасыйм кызы Харисова тулыландырды. Тегү, бәйләү остасы - Чишмә авылы килене Гүзәлия Фәнил кызы Шәкүрова үзенең кул эшләре белән таныштырды.















