Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
IV, VI, VIII классларда диагностик тест 22.11.2016

Бүген, ягъни 22 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 нчы елның 15 нче ноябрендә чыккан 2222/16 санлы боерыгы нигезендә барлык республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында инглиз теленнән диагностик тест үттеләр. Әлеге тестны безнең мәктәпнең өч классыннан 13 укучы тапшырды.
-
Неделя русского языка и литературы 21.11.2016

С 14 по 19 ноября в школе прошла неделя русского языка и литературы. 14 ноября - открытие недели. Ознакомление с планом работы. 15 ноября прошел конкурс "Русский медвежонок - языкознание для всех", в котором приняли участие 20 учеников. Ждем результатов!
16 ноября прошёл открытый урок в 9 классе по теме "СПП с придаточными причины" .
17 ноября была проведена игра "Слабое звено", в котором победила ученица 7 класса Галлямова З.Ф.
-
Арчада Республикакүләм киңәшмә 21.11.2016

17 ноябрь көнне Арча шәһәренең 2 нче мәктәбе базасында "Информатизация образования как фактор повышения качества предоставления образовательных услуг" дигән темага эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре кафедрасы өлкән укытучысы Анна Анатльевна Рябова, Арча, Актаныш, Саба, Балык Бистәсе, Мөслим районнарының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча методистлары һәм укытучылары, шул исәптән безнең мәктәпнең информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс тә катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Арча районы уздырган республикакүләм "Мультимедийный мир" конкурсының нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Мардамшина Айгөл - сертификатка, ә информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев - III урынга ия булдылар.
-
Көрәш ярышы 19.11.2016

<span times="" new="" roman';="" font-size:="" medium;"="">18 нче ноябрь көнне Актаныш спорт сараенда РФСРның мастер спорты Илфат Зәки улы Әнвәров истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ 2000 нче елгы яшүсмерләр арасында 50 кг авырлыкта I урын яулады. Аны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары теләп калабыз!
-
Математикадан олимпиада нәтиҗәләре 17.11.2016

15 нче ноябрь көнне математикадан Рәсәй фән олимпиадасының муниципаль туры узды. Анда безнең мәктәптән 2 укучы катнашты: 5 нче класс укучысы Камалов Булат һәм 6 нчы класс укучысы Гилванов Айдар. Нәтиҗәдә 6 нчы класс укучысы Гилванов Айдар призер булды. (Укытучысы: Д.М.Шәвәлиев). Айдарны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесе 16.11.2016

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен "Тылсымлы куллар" журналы белән "Ихлас" компаниясе берлектә үткәргән "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесендә безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Әхмәтова Ленара катнашып финалист булды. Ул бәйге оештыручыларның дипломы белән беррәттән истәлек бүләкләренә ия булды. Җитәкчесе: Л.Н.Шәйдуллина.
-
Ата-аналар җыелышы 10.11.2016

Бүген, ягъни 10 нчы ноябрь көнне I чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча күп кенә мәсьәләләр каралды. Шулардан: "Балага белем алуда ничек ярдәм итәргә?" дигән темага VI сыйныф җитәкчесе Л.Н.Шәйдуллина чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова I чирек, контроль эш, фән олимпиадаларының мәктәп туры, чирек дәвамында ирешелгән уңышлар, сынап карау төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлап әти-әниләр тарафына җиткерде. Мәктәптә эшләп килүче "Сәнгать мәктәбе" филиалы түгәрәкләре җитәкчеләре Л.Н.Шәйдуллина, Ф.Хаҗиев, Л.Шәрипова үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Болардан тыш информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев әти-әниләр тарафына "Куркынычсыз Интернет" дигән темага чыгыш белән беррәттән видеоязма тәкъдим итте. Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сөйләшүне үз кабинетларында дәвам иттеләр. Ата-аналар җыелышы эшлекле рәвештә үтте.
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2016

Бүген, ягъни 3 нче ноябрь көнне мәктәптә план нигезендә икенче педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Михайловка башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Исламова Алфира " ФДББС (ФГОС) таләпләрен тормышка ашыруда заманча дәрес" дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук I чирек йомгаклары, электрон журнал торышы, чирек дәвамында үткәрелгән татар теле һәм математика-информатика атналыклары, фән олимпиадаларының мәктәп турына нәтиҗәләр буенча директорның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләфрүз Исламова анализ ясады. Болардан тыш киңәшмәдә алда торган бурычлар һәм башка мәсьәләләр каралды.
-
Шахмат ярышында мәктәбебез - беренче!!! 03.11.2016

Шахмат – тулы мәгълүматлы уен, шуңа күрә уенчыларның берәрсе ягыннан гына булса да партия барышында җиңү яисә уртак нәтиҗә теоретик стратегиясен куллануы гына уенның ахыргы нәтиҗәсен алдан ук билгели ала. Чыннан да әлеге стратегияләрне куллану безнең мәктәпкә үз уңышларын китерде дә. 3 нче ноябрь көнне Актанышта үткәрелгән шәхси беренчелеккә үткәрелгән шахмат ярышларында катнашып, Камалов Булат ( V класс), Ихсанов Данил (VI класс) - I урыннарны, Ихсанова Айгөл (III класс) - II урынны яуладылар. Ә мәктәп командасы әлеге ярышта төп мәктәпләр арасында I урынга ия булды. (Җитәкчеләре: Исламов А.А.). Аларны яулаган уңышлары белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә дә җиңү үрләре теләп калабыз!!!
-
Җәүһәрләрнең җәүһәре! 02.11.2016

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Безнең районнан финалга үткән эшләрдән 8 интернет-проект төрле номинацияләрдә дипломант исеменә лаек булса (безнең мәктәптән: "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Шакирова, "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Хисамова), "Укучы җәүһәр" номинациясендә Югары Яхшый мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Айнур Сибатов - III, Актаныш икенче санлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айгизә Галләмова - II урынга лаек булдылар. Безнең мәктәпнең математика-информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек дип табылды. Ул диплом, бәйге тамгасы һәм ноутбук белән бүләкләнде.














