• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1
Телефон: +7(855)-525-80-22
E-Mail: Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Аккузовская ООШ"
Руководитель: Шайдуллина Лейля Наиловна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 19 укучы
У нас учат: 9 укытучы

Аккүз мәктәбе яңалыклары

География атналыгы

Опубликовано: 17.12.2016

5 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр мәктәп күләмендә география атналыгы үткәрелде. Атналыкта үткәрелгән ребуслар бәйгесендә 9 нчы класс укучысы Латипов Динарис җиңеп чыкты. 8 нче класста “Татарстанның су ресурслары” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. 5-9 класс укучылары катнашында “Йолдызлы блиц” дип исемләнгән географик кичә узды. Анда ике команда география буенча белемнәрен сынадылар. Җанатарлар да актив катнашты. Алар өчен махсус биремнәр әзерләнгән иде. Кичә мавыктыргыч һәм эшлекле төстә үтте. Шулай ук атналыкта “Туган ягым-яшел бишек” дип аталган фотографияләр конкурсы оештырылды. Анда һәр класс туган авылыбыз табигате төшерелгән фотолар алып килде. Иң актив класс дип - 7 нче класс табылды. Ә иң оста фотографлар дип жюри түбәндәге укучыларны атады: Ахмадуллина Лилиана, Исламова Ләйсән, Пылёва Алинә, Госманова Гөлшат. Атналыкны йомгаклап, атналык линейкада укучыларга бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Атналыкны география укытучысы Р.Д.Гарипова оештырды һәм алып барды.



К списку новостей