Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Йолдызлык-2017" 06.02.2017

Бүген, ягъни 6 нчы февраль көнне Аккүз мәдәният йортында "Йолдызлык-2017" фестиваленең беренче сайлап алу туры узды. Фестивальда Аккүз, Югары Яхшый, Меңнәр төп белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Бәйгенең беренче сайлап алу турын узган йолдызчыкларны район мәдәният йортында үзендә каршы алачак. Аларга киләчәк бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Хәрби-патриотик айлык 03.02.2017

Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык итеп игълан ителде.Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар автомат сүтеп җыйдылар, ату ярышы уздырылды.
-
Мәктәп директорлары катнашында волейбол ярышлары 02.02.2017

Бүген, ягъни 2 нче фераль көнне Мөслим муниципаль районы гимназиясендә Актаныш һәм Мөслим районы мәктәп директорларының волейбол уеннары буенча иптәшләрчә очрашуы узды. Актаныш муниципаль районы волейбол командасы составында безнең мәктәп директоры И.Ә.Шакиров та катнашты.
-
"Ел педагог-оештыручысы" конкурсы 31.01.2017

30 гыйнвар көнне "Ел педагог-оештыручысы" республика конкурсының район этабында Шәйдуллина Л.Н. чыгыш ясады.
-
"Алтын каләм" конкурсы 28.01.2017

27 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укучылары арасында район күләмендә "Алтын каләм" (каллиграфия буенча иң яхшы эш) конкурсы булып узды. 4 класслар буенча районыбызның төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәбебезнең 4 класс укучысы Исламова Адилә 3 урынны яулады.Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
"Ел класс җитәкчесе"конкурсы 26.01.2017

Башлангыч класслар укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы Мари-Суксу мәктәбендә уздырылган "Ел класс җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясады.Укучылар белән мастер-класс үткәрде, үз эшчәнлеген яктыртты.Айсылу Фәрит кызына киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
М.Ш.Шәймиевнең юбилее 21.01.2017

Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевкә 20 нче гыйнварда 80 яшь тулды.Мәктәптә, шул уңайдан, класс сәгатьләре үтте.Инша, рәсем конкурслары игълан ителде.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы 21.01.2017

20 нче гыйнвар көнне Теләкәй мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы булып узды.Безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Илдус кызы уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Атналык дәвам итә 20.01.2017

Бүген, ягъни 20 нче гыйнвар көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Аккүз мәктәбе филиалы булган Михайловка башлангыч мәктәбендә II-IV классларда "Путешествие по Литературию" темасына ачык дәрес һәм "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән исем астында класстан тыш чара үткәрелде. Ачык дәрес һәм класстан тыш чараны башлангыч класс укытучысы А.Ф.Исламова үткәрде. Дәресләр мәктәп директоры И.Ә.Шакиров, укыты-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова һәм Аккүз мәктәбенең башлангыч класс укытучысы А.Ф.Хисамова тарафыннан тыңланып, анализланды. Шулай ук бүген Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә I-IV класс укучылары катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча "Тамчы шоу" уены үткәрелде. Уенны башлангыч класс укытучысы Э.Ф.Гарипова оештырды һәм алып барды.
-
Мастер-класс 18.01.2017

Бүген, ягъни 18 нчедекабрь көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1-4 нче класслар катнашында, рәсем укытучысы Л.Н.Шәйдуллина "Хохломаның алтын бизәкләре" дигән темага мастер-класс тәкъдим итте. Укучылар мастер-класс дәвамында хохломаның килеп чыгу тарихы, бизәкләрнең төрләре, эшләү тәртибе белән таныштылар һәм үзләре дә агач кашыкларга әлеге бизәкләрне төшереп карадылар.














