Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Открытый урок по ОБЖ 27.04.2016

27 апреля в школе был проведен открытый урок по Основам безопасности жизнедеятельности, посвященного 71-й годовщине Победы в Великой Отечественной войны и 367-летию пожарной охраны России. Урок подготовил учитель ОБЖ А.А.Исламов.
-
Тукай кичәсе 26.04.2016

26 нчы апрель көнне мәктәптә халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичә укучылар көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шулай ук шигырҗ укучылар, җырлар бәйгесе үтте. Һәр класс Г.Тукай әсәрләен сәхнәләштереп тәкъдим иттеләр. Кичәне Г.М.Исламова, А.Ф.Хисамова оештырдылар.
-
Авиамоделизм 25.04.2016

Актаныш районы мәктәпләре һәм өстәмә белем учрежденияләре арасында үткәрелгән техник иҗат күргәзмәсендә безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Ихсанов Данил, 8 нче класс укучысы Латипов Динарис "Авиамоделизм" номинациясендә икесе дә I урын яуладылар. Җитәкчеләре: А.Ә.Исламов. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Чиксез балачак 23.04.2016

XVIII Халыкара "Чиксез балачак" фестиваленең муниципаль турында безнең мәктәп укучылары актив катнашып призлы урыннар яуладылар. "Туган якның истәлекле бүләкләре" номинациясендә (10-11 яшь) Шәрипов Гадел (Җитәкчесе: Э.Ф.Гарипова), "Уңган куллар: иҗаттан һөнәргә" номинациясендә (10-13 яшь) Муллаянова Зөһрә (Җитәкчесе: Н.Х.Гилванова). Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Әкияттә кунакта 22.04.2016

22 нче ппрель көнне халкыбыз шагыйре Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, "Болгар" радиосы, ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән берьюлы өч зур чара: "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры; Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү; "Чәкчәк шоу"ның ("Болгар" радиосы) "Тукай эзләре буенча" сәфәре тантаналары үткәрелде. Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесендә барлыгы 105 эш көч сынашты. Актаныш районыннан әлеге бәйгедә 4 эш катнашты. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән IX класс укучысы Хисамова Ралина – “Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” агачка көйдереп ясау, II класс укучысы Фәррахова Кадрия – “Бала белән күбәләк” шигыренә саламнан картина видео мастер-класслары белән катнашып I-II дәрәҗә дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова. Аларның эшләре белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз. “Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” (http://www.youtube.com/watch?v=gBxI1VXDsWU) “Бала белән күбәләк” (http://www.youtube.com/watch?v=hpaeGG_sQ8U)
-
Мәктәпкә истәлек 22.04.2016

Бүген 9 класс укучылары мәктәп яны бакчасына үзләреннән истәлеккә,акчыршы (пихта) утырттылар. Аларга агачларны утыртышырга урманчы Хисамов Р.Р.ярдәм итте.
-
Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү 21.04.2016

21 апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәпнең 2-4 нче класс укучылары һәм җитәкчеләре Гарипова Э.Ф. Хисамова А.Ф, белән сөекле шагыйребезнең сабыйлар өчен язылган "Эш беткәч уйнарга ярый" әсәрен сәхнәләштереп,тамашачыга тәкъдим итте.
-
Донор 21.04.2016

Бүген мәктәп күләмендә Донор көне билгеләп үтелде. Укучылар презентация ярдәмендә донорлыкның тарихы һәм канны күчереп салу кагыйдәсе белән таныштылар. Чара ахырында Ләйлә Шәйдуллина укучылар белән берлектә "Тормыш елгасы" темасына төркемле эш оештырды. "Донор көне" рәсем конкурсында актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Мин кино яратам 20.04.2016

Бүген мәктәптә Кино елы кысаларында педагог - организатор Шайдуллина Ләйлә Наил кызы "Мин кино яратам" темасына презентация карау оештырды,укучылар белән кино һәм мультфильм темалары буенча кызыклы викторина уздырды. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Бу чара ахырында укучыларга район күләмендә уздырылган видеофильмнар конкурсына информатика укытучысы Шавалиев Д.М.һәм укучылар Фаррахова К. һәм Хисамова Р. ярдәме белән әзерләнгән "Ералаш"("Тирән итеп сулагыз", "Арихметика") ,"Үз - үземә режиссер" тәкъдим ителде.
-
Елгалар - күлләр тормышы 19.04.2016

Актаныш муниципаль районы балалар китапханәсе оештырган "Елгалар-күлләр тормышы" презентацияләр конкурсында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Хисамова Р.Р. (Җитәкчесе Гарипова Р.Д.), 3 нче класс укучысы Шарипов Г. (Җитәкчесе Гарипова Э.Ф.) лаеклы I урын яуладылар.














