Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Сынап карау имтиханнары 22.12.2016

21-22 нче декабрь көннәрендә укучылар математика һәм рус теле фәннәреннән район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән алдан биреп карау имтихан эшләрен яздылыр.
-
Акция "Подари чудо" 21.12.2016

19-21 декабря в рамках проекта SMS-дети отрядом "Ялкын" была проведена акция "Подари чудо".
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 19.12.2016

16 нчы декабрь көнне татар теленнән Республика олимпиадасының муниципаль туры узды. Анда безнең мәктәптән 4 укучы катнашты: 4 нче класс укучысы Исламова Әдилә, 5 нче класс укучысы Камалов Булат, 6 нчы класс укучысы Госманова Гөлшат һәм 8 нче класс укучысы Фәррәхова Гөлсылу. Нәтиҗәдә 5 нче класс укучысы Камалов Булат призер булды. (Укытучысы: А.И.Шакирова). Булатны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"Минем яраткан героем" рәсем конкурсы 19.12.2016

"Әдәби герой музее" республика бәйгесенең район этабында "Минем яраткан героем" номинациясендә I урын яулаган V класс укучысы Шәйдуллин Гадел, VI класс укучысы Әхмәтова Ленара, VII класс укучысы Галләмова Зәлия бәйге оештыручыларның грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларның эшләре республика бәйгесендә катнашып, лаеклы II урынга ия булдылар. Ә җитәкчеләре Л.Н.Шәйдуллина рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
География атналыгы 17.12.2016

5 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр мәктәп күләмендә география атналыгы үткәрелде. Атналыкта үткәрелгән ребуслар бәйгесендә 9 нчы класс укучысы Латипов Динарис җиңеп чыкты. 8 нче класста “Татарстанның су ресурслары” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. 5-9 класс укучылары катнашында “Йолдызлы блиц” дип исемләнгән географик кичә узды. Анда ике команда география буенча белемнәрен сынадылар. Җанатарлар да актив катнашты. Алар өчен махсус биремнәр әзерләнгән иде. Кичә мавыктыргыч һәм эшлекле төстә үтте. Шулай ук атналыкта “Туган ягым-яшел бишек” дип аталган фотографияләр конкурсы оештырылды. Анда һәр класс туган авылыбыз табигате төшерелгән фотолар алып килде. Иң актив класс дип - 7 нче класс табылды. Ә иң оста фотографлар дип жюри түбәндәге укучыларны атады: Ахмадуллина Лилиана, Исламова Ләйсән, Пылёва Алинә, Госманова Гөлшат. Атналыкны йомгаклап, атналык линейкада укучыларга бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Атналыкны география укытучысы Р.Д.Гарипова оештырды һәм алып барды.
-
Гриппка каршы профилактика чаралары 16.12.2016

Кыш җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин). Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек сакланырга? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Анамова бүген, ягъни 16 нчы декабрь көнне мәктәп укучылары белән очрашып, “Гриппка каршы профилактика чаралары” дигән темага чыгыш ясады. Көндәлек үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды, укучыларга гамәли киңәшләрен бирде.
-
Язучылар белән очрашу 16.12.2016

15 декабрь көнне РДК да мәктәп директорлары, татар телчеләре, китапханәчеләр, укучылар катнашында язучылар белән очрашу булды.Кунак булып Ләбиб Лерон, Данил Салихов, Айгөл Әхмәтгалиева, Мирһади Разов, Лилия Гыйбадуллина, Факил Әмән, Фәйрүзә Мөслимова һ.б. килгән иде.Милләтебезнең йөзек кашы, олуг хөрмәткә лаек остаз, шагыйрь һәм юмор остасы Гамил Афзал исемендәге премиягә Татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ләбиб Лерон ия булды.Әлеге бүләкне район башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.
-
Контроль эшләр дәвам итә 15.12.2016

Район мәгариф бүлегенең 2016 нчы елның 7 нче декабрендә имзаланган 400-ОД санлы боерыгы нигезендә 9 нчы декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр II-IX класс укучылары мәктәпләрдә I яртыеллык өчен контроль эшләр язалар. Контроль эшләр район мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан төзелеп, тәкъдим ителде. Бүген шуларның чираттагысы тарих, география, рус әдәбияты фәннәреннән үткәрелде. Укучыларга уку елының I яртыеллыгын уңышлы гына тәмамлауларын теләп калабыз.
-
Яңа елны каршылап 15.12.2016

Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Шул уңайдан мәктәп күләмендә матур итеп бизәләгән класс бүлмәсе, рәсем, кул эшләре һәм башка конкурсларга старт бирелде. Укучылар кызыксынып, әлеге конкурсларга әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Болардан тыш укучылар дәресләрдән соң класс җитәкчеләре белән берлектә мәктәпнең ян бакчасына кар сыннары ясау белән шөгыльләнәләр.
-
Сынап карау имтиханнары 13.12.2016

Деабрь аеның беренче яртысында укучылар математика, физика, химия, биология, география һәм информатика фәннәреннән район мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан әзерләнгән алдан биреп карау имтихан эшләрен тапшырып карадылар.














