Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Донор 21.04.2016

Бүген мәктәп күләмендә Донор көне билгеләп үтелде. Укучылар презентация ярдәмендә донорлыкның тарихы һәм канны күчереп салу кагыйдәсе белән таныштылар. Чара ахырында Ләйлә Шәйдуллина укучылар белән берлектә "Тормыш елгасы" темасына төркемле эш оештырды. "Донор көне" рәсем конкурсында актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Мин кино яратам 20.04.2016

Бүген мәктәптә Кино елы кысаларында педагог - организатор Шайдуллина Ләйлә Наил кызы "Мин кино яратам" темасына презентация карау оештырды,укучылар белән кино һәм мультфильм темалары буенча кызыклы викторина уздырды. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Бу чара ахырында укучыларга район күләмендә уздырылган видеофильмнар конкурсына информатика укытучысы Шавалиев Д.М.һәм укучылар Фаррахова К. һәм Хисамова Р. ярдәме белән әзерләнгән "Ералаш"("Тирән итеп сулагыз", "Арихметика") ,"Үз - үземә режиссер" тәкъдим ителде.
-
Елгалар - күлләр тормышы 19.04.2016

Актаныш муниципаль районы балалар китапханәсе оештырган "Елгалар-күлләр тормышы" презентацияләр конкурсында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Хисамова Р.Р. (Җитәкчесе Гарипова Р.Д.), 3 нче класс укучысы Шарипов Г. (Җитәкчесе Гарипова Э.Ф.) лаеклы I урын яуладылар.
-
Юбилей 18.04.2016

18 апрель көнне мәктәптә башлангыч класс укучыларына белем һәм тәрбия бирүгә 30 ел гомерен багышлаган Гарипова Энҗе Флүн кызының гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее. Юбилярны мәктәп укучылары,мәктәп коллективы,килгән кунаклар шигъри теләкләр һәм концерт номерлары белән котладылар.
-
Өмә 16.04.2016

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен һәм барлык тротуарларны чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, чүптән арынды.
-
Конкурс водоохранных зон 14.04.2016

Указом Президента Республики Татарстана Рустама Минниханова 2016 год в Республики объявлен Годом водоохранных зон. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в муниципальном конкурсе, посвященном Году водоохранных зон в Республике. Ученик 3 класса - Шарипов Г. - занял 2 место (Руководитель Э.Ф.Гарипова), а ученица 7 класса Магданова Алина - I место (Руководитель Р.Д.Гарипова). Поздравляем, желаем дальнейших успехов.
-
Өмә 13.04.2016

13 апрель көнне "Эковесна"акциясе кысаларында уздырылган өмәдә, барлык укучылар һәм укытучылар әйләнә-тирәне чистартуда актив катнашты. Өмәдә мәктәп әйләнә - тирәсе,мәчет һәм Сабантуй мәйданнары чистартылды.
-
"Юрий Гагарин белән 108 минут" 12.04.2016

1961 нче елның 12 нче апрелендә кешелек үз үсешендә космик эрага аяк баса. Бу көндә Юрий Гагарин беренче тапкыр космик киңлеккәочыш ясый. Без, Аккүз мәктәбе укучылары һәм укытучыларыГагарин декадасы кысаларында күп кенә конкурслар, викториналар үткәрдек. Кул эшләренә күргәзмәләр оештырдык, рәсем конкурсы үткәрдек. Иң мавктыргычы актлар залында үткән "Юрий Гагарин белән108 минут" дигән кичә булды. Кичәне физика укытучысы А.К.Ямалова оештырды. Фотоларга сылтама
-
Каен бөресе җыю 11.04.2016
Безнең мәктәптә каен бөресе һәм нарат күркәсе җыю буенча бәйге игълан ителде. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә актив катнашып киләләр. Башлангыч класс укучыларына әти-әниләре ярдәм итә. -
Ата-аналар җыелышы 11.04.2016
Мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналарны 3 нче чирек, контроль эш нәтиҗәләре белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, класстан тыш эшчәнлек буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары таныштырды. Биология укытучысы Гилванова Н.Х. "Ата-аналарга психолог киңәшләре" темасына чыгыш ясады һәм ата-аналар белән тест үткәрде.














