Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Контроль эшләр дәвам итә 15.12.2016

Район мәгариф бүлегенең 2016 нчы елның 7 нче декабрендә имзаланган 400-ОД санлы боерыгы нигезендә 9 нчы декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр II-IX класс укучылары мәктәпләрдә I яртыеллык өчен контроль эшләр язалар. Контроль эшләр район мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан төзелеп, тәкъдим ителде. Бүген шуларның чираттагысы тарих, география, рус әдәбияты фәннәреннән үткәрелде. Укучыларга уку елының I яртыеллыгын уңышлы гына тәмамлауларын теләп калабыз.
-
Яңа елны каршылап 15.12.2016

Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Шул уңайдан мәктәп күләмендә матур итеп бизәләгән класс бүлмәсе, рәсем, кул эшләре һәм башка конкурсларга старт бирелде. Укучылар кызыксынып, әлеге конкурсларга әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Болардан тыш укучылар дәресләрдән соң класс җитәкчеләре белән берлектә мәктәпнең ян бакчасына кар сыннары ясау белән шөгыльләнәләр.
-
Сынап карау имтиханнары 13.12.2016

Деабрь аеның беренче яртысында укучылар математика, физика, химия, биология, география һәм информатика фәннәреннән район мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан әзерләнгән алдан биреп карау имтихан эшләрен тапшырып карадылар.
-
9 нчы декабрь-Коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2016

9 декабрь көнне мәктәптә "Без-коррупциягә каршы" темасы астында класс сәгатьләре үтте.Укучылар газеталар, буклетлар чыгардылар.
-
"Мәрхәмәт" волонтерлар отряды 09.12.2016

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан "Мәрхәмәт" волонтерлар отряды членнары педагог-оештыручы Л.Н.Шәйдуллина җитәкчелегендә әби-бабайларга ярдәм итәргә бардылар.Волонтерлар кар көрәделәр, су керттеләр, өлкәннәр белән аралаштылар.
-
"Яшәү- үзе батырлык" 08.12.2016

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мәктәптә "Яшәү-үзе батырлык" исеме астында тәрбияви кичә уздырылды.Укучылар Харисова Гүзәлгә үз куллары белән эшләгән истәлек бүләкләре тапшырдылар, җырладылар, биеделәр.Кунак булып чакырылган Гүзәлнең әнисе, дәү әнисе укучыларга үз теләкләрен җиткерделәр, рәхмәтләрен әйттеләр.Кичә чәй табыны янында дәвам итте.Чараны күңелгә үтеп керерлек итеп биология укытучысы Н.Х.Гилванова, педагог-оештыручы Л.Н.Шәйдуллина уздырды.
-
"Количество свечек зависит только от тебя". 05.12.2016

В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта "SaMoSтоятельные Дети" на 2016 год и в связи с проведением Международного дня борьбы со СПИДом (1 декабря) Министерство образования и науки РТ и Управление Федеральной службы России по контролю за оборотом наркотиков РТ объявили об акции "Количество свечек зависит только от тебя". Целью акции является формирование у подрастающего поколения потребности в здоровом образе жизни, нравственности, морально устойчивой позиции в обществе. 5 декабря в с.Аккузово учащиеся 8,9 классов приняли участие в этой акции. Учащиеся провели опрос по профилактике ВИЧ-инфекции.
-
"Шамаил" бәйгесе нәтиҗәләре 05.12.2016

Актаныш үзәк китапханәсе үткәргән "Шамаил техникасында эшләнгән картиналар" бәйгесенең "Шамаил" номинациясендә VIII класс укучысы Фәррәхова Гөлсылу - III урынга лаек булса, шул ук номинациядә рәсем укытучысы Л.Н.Шәйдуллина җиңүче булды. Алар үзәк китапханәнең грамоталарына һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Неделя английского языка 02.12.2016

С 28 ноября по 3 декабря 2016 г. в нашей школе проводилась неделя иностранных языков с 1 по 9 классы. К её началу был составлен план работы, который включал различные виды деятельности. Были подготовлены разнообразные мероприятия. 28.11.16- Открытие недели английского языка. 28.11.16- урок викторина с 5 классом «Cross-Zero» . Победителем стала команда «The Eagles». 29.11.16- был проведен открытый урок с 6 классом на тему «Day in, day out». 30.11.16- была проведена урок-викторина «We love English» с 7 классом. Победителем стала команда «The Best». 1.12.16- Игра-конкурс «Я-лингвист». 2.12.16- «Своя игра» с участием 5-9 классов. 2.12.16-Конкурс стендов «We love English». Победителям конкурсов достались грамоты.
-
Мәктәптә - ярминкә 02.12.2016

Бүген, ягъни 2 нче декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәбебездә ярминкә үтте. Ярминкәдә барлык укучылар да актив катнаштылар.














