Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
новости спорта 05.03.2016
5 марта в с.Верхний Багряж прошли соревнования по лыжным гонкам, посвященные памяти Олимпийского чемпиона и чемпиона мира Ф.П. Симашева и в связи с Годом спорта и здорового образа жизни в ЗМР, среди учащихся сельских школ. Данные соревнования проводятся с целью: популяризации физической культуры и спорта среди учащихся; популяризации лыжного спорта; выявления сильнейших лыжников.Программа соревнований включала в себя забеги свободным стилем с общего старта по следующим группам: 1-4 кл. (девочки) - 800м, 1-4 кл. (мальчики) - 800м, 5-7 кл. (девочки) - 1,5км, 5-7 кл. (мальчики) - 1,5км, 8-11 кл. (девушки) - 1.5км, 8-11 кл. (юноши) - 3 км.От нашей школы в соревнованиях приняли участие 7 учеников, ученик 6 класса Минегулов Айназ занял 4 место.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.03.2016

Аксар урта мәктәбе барлык хатын-кыз укытучыларны, укучыларны, аларның әниләрен,әбиләрен,кыз туганнарын Язның беренче бәйрәме-8 март белән чын күңелдән котлый.Күңел түрләребез һәрвакыт язгы кояштай якты һәм җылы булсын, йөзләрдән елмаю китмәсен,сәламәт булыйк,илләр-көннәр тыныч булсын!
-
укытучыларның кече коллегиясе 04.03.2016

4 март көнне 7 нче мәктәптә Мәгариф хезмәткәрләренең кече коллегиясе узды. Шул уңайдан "Дәресләрдән соң мәктәп" республика программасын тормышка ашыру буенча күргәзмә эшләде. Безнең мәктәпнең дәресләрдән соңгы эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә дә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.Коллегия белән шәһәр һәм район башлыгы Каримов Разиф Галиевич җитәкчелек итте.
-
Халыкара Туган тел көне 29.02.2016

2016 нчы елның 29нчы феврале көнне шәһәребезнең музыка мәктәбе базасында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара булып узды. Район һәм шәһәр мәктәп укучылары төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.Безнең мәктәп әлеге чарада курайчылар ансамбле чыгышы белән катнашты.
-
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары "Туган тел" бәйгесендә 27.02.2016

Рәсәйкүләм "Туган тел" бәйгесенең муниципаль туры дәвам итә. Бүген әлеге бәйгедә рус теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Безнең мәктәптән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мирсаева А.А.катнашты. Альбина Айрат кызына зур уңышлар телибез!
-
"Туган тел" мастер-класс бәйгесе 25.02.2016

Бүген Рәсәйкүләм "Туган тел" бәйгесенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында муниципаль туры узды.Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Нургалина Л.М. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәвәлеева Л.М. катнашты. Аларга уңышлар телибез!
-
"Туган тел" көне уңаеннан 24.02.2016

"Туган тел" атналыгы кысаларында стенгазеталарны яклау кичәсе булып узды.
-
Халыкара Туган тел бәйрәме 24.02.2016

21 февраль-Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтү максатыннан аерым план нигезендә мәктәптә төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде.Һәр сыйныфта "Туган телем-иркә гөлем" темасы астында презентацияле сыйныф сәгатьләре узды, стенгазеталар чыгарылды.8 сыйныф укучылары тарафыннан театрлаштырылган "Очрашу" композициясе күрсәтелде.Рус теле укытучысы Мирсаева А.А. "Язык наш прекрасный" исемле музыкаль композиция оештырды.
-
"Аксар батырлары" көрәше 23.02.2016

23.02. көнне Аксар мәктәбендә яшүсмерләр арасында “Аксар батырлары“ призына милли көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге ярышлар биредә 1994 елдан оештырылып килә. Безнең мәктәп укучылары бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Булдырасыз,егетләр!
-
Мәктәптә "Аҗаган"-"Зарница-2016" 20.02.2016

Мәктәптә "Аҗаган" спорт уенын укучылар көтеп алалар. Быел да әлеге чарага әзерлек алдан ук башланды. Программага чаңгы марафоны,төз ату, мылтыкны сүтеп-җыю, викторина сорауларыннан торган конкурслар кертелде.Стройда патриотик җыр белән атлау да өлкән сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгелләр булды.Соңыннан шифровканың җавабын табып,яшерелгән флагны табу, территорияне "миналар"дан арындыру уенынарында барлык мәктәп укучылары да катнашты.Кыскасы, уен күңелле һәм файдалы узды.










