Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Акция кысаларында 07.04.2016

Бүген республикакүләм наркотикларга каршы "Будь готов! Скажи-НЕТ!" акциясе булып узды .Өлкән сыйныф укучылары авыл урамнарына чыгып,буклетлар тараттылар, авылдашларыбыз белән наркотиклар саклау,куллану һ.б турындагы Закон белән таныштырдылар.
-
"Без ГТОга әзер!" 07.04.2016

Әлеге исем астында уздырылган Бөтенрәсәй акция кысаларында мәктәптә бик күп чаралар уздырылды. Укучылар ГТО нормалары кысаларында спортның төрле өлкәләрендә осталыкларын күрсәттеләр, сыйныф сәгатьләре узды, соңыннан авылдашларның ГТОга әзерлекләре белән кызыксындылар.
-
Язгы өмәләр башланды 06.04.2016

Шәһәр һәм районыбызда санитар икеайлыклар башланды. безнең укучылар да мәктәп яны территориясен чүп-чардан арындыру,карларны тарату эшләре белән мәшгуль. Һәркем мәктәбебез матур һәм чиста булсын өчен үзенең өлешен кертә
-
китапханәгә -экскурсиягә 04.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Нургалина Л.М. җитәкчелегендә авыл китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Китапханәче Зөһрә апалары аларны яңа кызыклы китаплар,журналлар белән таныштырды,аларның китапханәгә ешрак йөрүләрен көтеп калуын әйтте.
-
Укучыларыбыз-сәхнә йолдызлары 02.04.2016

02.04.16 көнне Аксар авылы мәдәният йортында Рабит Батулланың "Кичер мине,әнкәй!" дип аталган моңсу комедиясе күрсәтелде. Беренчедән,инде күп еллар сәхнәдән төшмәгән артист авылдашларыбыз белән беррәттән мәктәбебез укучылары Аввакумова Юлия һәм Минҗанов Илфатларның төп рольләрне искиткеч оста итеп уйнаулары күңелләрдә чын горурлык хисләре уятса, икенчедән якташ язучыбызның әлеге әсәре өлкән сыйныф укучылары өчен гыйбрәтле әсәр булды.
-
Хуш киләсез,кошкайлар! 01.04.2016

Бүген -Халыкара кошлар көне. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә "Хуш киләсез, кошкайлар!" исемле матур музыкаль кичә узды.Соңыннан укучылар әтиләре белән берлектә ясап килгән кош ояларын мәктәп каршындагы агачларга урнаштырдылар. Тиздән ул ояларга шатланышып канатлы дусларыбыз килер. Алар шунда бала чыгарып куанып яшәсеннәр, безнең бакчабызны корткыч бөҗәкләрдән сакласыннар, сайраулары белән тирә-юньгә ямь өстәсеннәр.
-
Туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан 31.03.2016

Мәгариф идарәсенең 662 №лы хаты нигезендә, мәктәптә Бөтенроссия туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан үткәреләчәк чаралар планы төзелде.Мәктәпкүләм әти-әниләр җыелышында биология укытучысы Галимов Р.Ш. әлеге мәкерле авыру һәм аңа каршы көрәш чаралары турында чыгыш ясады. Әти-әниләрне балаларга прививкаларны,үзләренә флюрографик тикшеренүләрне вакытында үтәргә чакырды.Аннан тыш, профилактик информацион материаллар ясалып, стендларга беркетелде."В плену у палочки Коха" ролигын караганннан соң, укучылар белән әңгәмәләр корылды.Авыруны булдырмау яисә вакытында ачыклап, тулысынча терелү мөмкинлеге безнең үз кулларыбызда.
-
«Крым и Севастополь. Возвращение в родную гавань» 30.03.2016

30 марта 2016 года прошла общешкольная тематическая линейка, посвященная к годовщине воссоединения Крыма с Россией. Преподаватель Галимов Р.Ш. ознакомил коллектив уч-ся с историей Крымского полуострова, о его современном статусе.Узнали о достопримечательностях и о значимости Крыма в истории Росси.
-
"Көчсез чылбыр" уены 28.03.2016

Каникул планы буенча бүген мәктәптә Нургалина Л.М. укучылар белән "Көчсез чылбыр" исемле интеллектуаль уен үткәрде. Чараның максаты балаларның зирәклеген үстерү, алган белемнәрен файдалана алуга ирешү, бердәмлек һәм дуслык хисләрен үстерү иде.Программа төрле өлкәдән алынган кызыклы сораулар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, булган белемнәре белән уртаклаштылар, күп яңалыклар белделәр.
-
"Але,мы ищем таланты!" 26.03.2016

26.03.2016 көнне Алабуга шәһәрендә "Але,мы ищем таланты" исеме астында яшь язучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Минҗанов Илфат әлеге бәйгедә 2 урынны алып кайтты. Молодец,Илфат!!!










