Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
6 нчы көн лагерьда 08.06.2016

Бүген лагерьның эш программасы буенча волейбол һәм футбол буенча дусларча очрашу үткәрелде.Балалар спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнадылар. Һава торышы көйләнеп киткәнлектән, мәктәп яны территориясен чыбык-чабыклардан чистарттылыр.Балаларга лагерьда бик ошый, һәрберсе канәгать булып, ә иң мөһиме- сау-сәламәт, өйләренә таралыштылар.
-
Рус теле яисә Пушкин көне 07.06.2016

Күп еллык традиция буенча, 6 июнь Россиядә "рус поэзиясенең кояшы" саналган А.С.Пушкинны искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең лагерьда да бу дата билгеләнеп үтелде:Пушкин турында презентация карадылар, укучылар белән Пушкин әкиятләренә сәяхәт кылдылар.төшке аштан соң көн спорт уеннарына багышланды.
-
лагерьда театр көне 06.06.2016

Бүген укучылар мультфильмнар карадылар, ә мультфильмның ахырын, үзләре мультфильм геройларына әверелеп,уйнап күрсәттеләр.Яңгыр яву сәбәпле, бүген мәктәп бакчасында эш башкарылмады.шулай булса да, вакыт сизелми дә үтеп китте.
-
"Кояшкай" лагеренда 03.06.2016

"Кояшкай" хезмәт һәм ял лагеренда балалар шау-гөре тынып тормый . Алар лагерь программасы нигезендә бүген яшел аланлыклыкта дару үләннәрен танырга өйрәнделәр. Рәхәтләнеп табигать кочагында ял иттеләр.Әлбәттә инде мәктәп бакчасында да тырышып эшләделәр.
-
балаларны яклау көне лагерь ачылган көн белән туры килде 01.06.2016

Бүген, 1 июнь-Балаларны яклау көне һәм ул мәктәптә оештырылган "Кояшкай" хезмәт һәм ял лагере ачылган көн белән туры килде. Лагерь 20 бала өчен ишекләрен ачты.Монда оештырылган уеннар, кызыклы чаралар, иртәнге, төшке ашлар бабалар күңеленә хуш килде.Ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. балаларыбыз исән-сау булып, күкләребез һәрчак аяз булсын!
-
"Без инде зур булдык- 5 нчегә күчтек" 28.05.2016

Бүген мәктәбебезнең 4 сыйныф укучылары башлангыч сыйныф һәм беренче укытучылары белән хушлашу бәйрәм кичәсе уздырдылар. Кичәгә әти-әниләр чакырылган иде.Балалар бик матур программа нигезендә җырлы-биюле чыгыш әзерләгәннәр . Әти-әниләргә, беренче укытучылары Нургалина Лилия Мосавир кызына атап рәхмәт сүзләре җиткерделәр.Укытучы апалары да үз чиратында укучыларына изге теләкләрен җиткереп, аларның башлангыч сыйныф белән хушлашканнан соң да, сынатмауларын, алган билгеләрнең аклауларын теләп, изге юлга фатиха бирде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Соңгы кыңгырау чыңы 24.05.2016

Бу көннәрдә бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза.Безнең мәктәптә дә бүген 9 сыйныф чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачакның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
-
19 май-Балачак көне 19.05.2016

19 май – өлкәнрәк буын күңелендә пионер туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши. Бүгенге көндә исә бу көн - Балачак көне буларак билгеләнеп үтелә.Балачакның һәр көне бәйрәм булса да, әлеге дата аерым билгеләнеп үтелә.бу көнне укучылар табигать кочагында ял итеп, спорт уеннары , кызыклы уеннар уйнап , үз осталыкларын күрсәтеп уздыралар
-
Единый классный час "Основы избирательного права РФ" 18.05.2016

Сегодня в школе, в рамках реализации муниципальной программы "Дни молодого избирателя в РТ, в целях воспитания активной гражданской позиции, углубления знаний молодых и будущих избирателей о выборах депутатов Государственной думы Федерального собрания РФ ,прошел единый классный час "Основы избирательного права РФ" с участием депутата муниципального района Гильмановым Ю.И.Он с участниками мероприятия говорил на очень важную тему выборов, о том, зачем нужны выборы, о роли молодежи в политике страны.
-
4 сыйныфларның сынаулары дәвам итә 17.05.2016

Бүген 4 сыйныф укучылары Рәсәйкүләм тикшерү эшләрен математикадан башкараларр. Эш 11 биремнән торып, аны эшләү өчен 45 минут каралган.Аларга уңышлар телибез!










