Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Иммунизация атналыгы 27.04.2016

Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы (ЕНИ) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап уздырыла.Әлеге чараның төп максаты – республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Бу турыда сөйләргә мәктәпкә авылыбызның ФАП хезмәткәрләре чакырылды
-
Бөек Тукаебыз тууына 130 ел. 26.04.2016

Бүген республикабыз олуг датаны билгеләп үтә."Милләтебезнең йөзек кашы" булган Тукаебызның тууына 130 ел. Инде бу дөньядан киткәненә дә тиздән 1 гасыр булса да,әдипнең исеме буыннан-буынга тапшырылып килә.Г.Тукайга багышланган чараларда безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар.
-
Бердәм республика тесты 25.04.2016

Табигатьтә яз хөкемлек итсә дә, 9 сыйныф укучылары өчен "урак өсте" башланды.Алар бүген татар теленнән бердәм республика тесты тапшырдылар. Инде имтиханы артта булса да, укучылар әле тынычлана алмый: алар түземсезлек белән нәтиҗәләрен көтәләр.Ә нәтиҗәләр май ахырларында билгеле булыр диеп көтелә.
-
язгы өмәләр дәвам итә 23.04.2016

23 апрельгә планлаштырылган шимбә өмәсе идарә боерыгы нигезендә җомгага күчерелде.Иртәнге яктан көн болытлы булуга карамастан, барлык укучылар да эш кораллары белән килгәннәр. Һәр көн диярлек чистарту эшләре алып барылса да, әле эш һәркемгә җитәрлек иде.Мәктәп укучылары, техник хезмәткәрләр һәм укытучылар җиң сызганып эшләделәр.Артыбыздан яктырып һәм чистарып калган территориядә үз хезмәт нәтиҗәләрен күрү укучыларга көч һәм куәт өстәде.
-
Ышаныч телефоны һәркем өчен ышанычлы 23.04.2016

Тормыш ,кызганычка каршы, гел ак төсләрдән генә тормый. Һәркемнең төшенкелеккә бирелгән, серен сөйләрдәй ышанычлы кеше тапмаган, чыгып булмаслык булып тоелган киртәләргә очраган вакытлары булырга мөмкин. Киңәш бирердәй дустың булмаса, әти-әниеңә сөйләргә курыксаң да , син ялгыз түгел! Син тәүлек әйләнә бу телефонга шылтыратып, үзеңне борчыган мәсьәләләрне чишә, төпле киңәш ала аласың. Монда синең кем булуың, исемең,яшәү урының турында сорамаячаклар да.Чишә алмастай проблема була алмый.Һәрвакытта да чыгу юлын табарга була.
-
IV Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 23.04.2016

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган татар теле һәм әдәбияты буенча IY Халыкара олимпиаданың финал ярышлары 19-22 нче апрель көнне Казан шәһәренең Универсиада авылында булып узды. Олимпиаданың беренче турында 12 меңгә якын укучы туган телләреннән үз белемнәрен сынап карады. Ә финал ярышларында исә Рәсәй Федерациясенең төрле төбәгеннән һәм 12 чит илдән (Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Финляндия, Канада, Казахстан, һ. б.илләрдән) 500 укучы һәм студент катнашты. Бу зур чарага районыбыздан бердәнбер мәктәп-Аксар мәктәбе укучылары катнашуга бәхетенә ирештеләр..8 нче сыйныф кызлары Нургалина Динара һәм Хабибуллина Айсылу,финал өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -мәгариф һәм фән министры Дипломы белән бүләкләнүгә лаек булдылар.
Бүләкләү тантанасы 22нче апрель көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булды. Укучыларны Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Э. Н. Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Р. Закиров, Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Р. Ратникова котлады. Әфарин,кызлар! Булдырасыз!!!
-
"Дети рисуют страну!" конкурсы 22.04.2016

"Бердәм Россия" инициативасы белән уздырылган "Дети рисуют страну" рәсем конкурсында катнашып безнең мәктәптән 3 сыйныф укучысы Иванова Татьяна 2 нче урынны алды. Аңа истәлекле бүләк һәм диплом тапшырылды.
-
медицина хезмәткәрләре мәктәптә 22.04.2016

24 .04-30.04гә кадәр Европа иммунизация атналыгы бара. Әлеге чара кысаларында сәламәтлек турында сыйныф сәгатьләре уза.Бүген мәктәпкә авылыбызның ФАП хезмәткәрләре чакырылды.Алар укучыларга прививкаларның кирәклеге,сәламәтлекне кайгырту зарурлыгы, урман бетләренең куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген сөйләделәр.
-
Мәктәптә күңел ачабыз 21.04.2016

"Язгы мәрхәмәтлелек" акциясе планы нигезендә бүген иртәнге гимнастика күңел күтәрә торган, бию элементлы гимнастика белән башланып китте.Тәнәфесләрдә дә укучылар флеш-моб бию оештырдылар.Әлеге чара укучыларда бер-берләренә карата булган игътибарлылыкны,мәрхәмәтлелекне арттырырга ярдәм итте.Бер-беребезгә,тирә-ягыбыздагы кешеләргә һәрвакытта да изге теләктә булсак иде!
-
Мәктәптә кунаклар 21.04.2016

Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиясенең баш белгече Галләмова А.Г.белән Форпост җитәкчесе Алексеев мәктәптә укучылар белән очрашуга килделәр.Очрашу вакытында һәр балага аңлаешлы телдә шәһәр һәр районыбыз яшүсмерләренең җинаять кылулары һәм әлеге җинаятьләр өчен җәзага тарту чаралары турында сөйләделәр.Үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, укучыларны тайгак юлга кереп китмәскә чакырдылар.Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Укучыларга уйланырлык җирлек бар иде...










