Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -27 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Инглиз телен яратабыз 17.06.2016

Бүген лагерь, гадәттәгечә, иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге тәмле аштан соң, көн программасы белән таныштырылды. Инглиз телендә мультфильмнар, презентацияләр карау, кызыклы диалоглар төзү балалар күңеленә хуш килде. Ә соңыннан "Теремок" әкиятен инглизчә уйнап та күрсәттеләр. Көн дәвамында бакчада эшләргә дә, төрле спорт уеннарына да вакыт җитәрлек булды.
-
Лагерьда фантазерлар көне 16.06.2016

Бүген көннең икенче яртысын балалар кызыксынып көттеләр. Иртәнге аш та, бакча яны эшләрендә дә аларның темалары төшке аштан соң булачак "Фантазерлар көне" турында булды. балалар алдан ук төрле кызыклы хәлләр, кеше ышанмаслык вакыйгалар, үзләре уйлап чыгарган "ялган кызыклар" турында сөйләделәр. Хәтта "Мюнхаузен" титулы да бирелде.
-
10 нчы көн-"Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" 15.06.2016

Лагерь бүген "Без -сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы астында узды. Балалар авылыбызның иң матур табигать кочагы булган Алма бакчасына бардылар. Алма бакчасын чүп-чардан чистарттылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, җәйнең бер матур көне итеп истә калырлык уеннар уйнадылар, файдалы үләннәр танырга өйрәнделәр, ә табигать Анабыз аларны тәмле җиләкләре белән сыйлады.
-
9 нчы көн-"Барыбыз да бергә чакта" 14.06.2016

Бүгенге көн "Барыбыз да бергә чакта" темасы астында узды. Балалар өчен башта КВН оештырылды. КВН программасы бай һәм эчтәлекле иде.КВН дусларча флеш-моб биюе белән тәмамланды. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълумат алдылар.Көннең икенче яртысында "Яшел бакча" проекты буенча бакча эшләре башкарылды, спорт мәйданчыгында футбол уеннары оештырылды
-
8 көн-Театр утравында 10.06.2016

Лагерь үзенең эшен дәвам итә. Бүген укуучыларның көн программасында "театр утравында" диеп аталган кызыклы программа каралган иде. Балалар үз көчләре белән костюмнар уйлап таптылар,,гримнар ясадылар.2 төркемгә бүленеп кызыклы өзекләр күрсәттеләр. Соңыннан мәктәп бакчасында бәрәңге эшкәртеп, түтәлләргә сулар сибеп, буш вакытларында кызыклы уеннар оештырып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
-
7 нче көн 09.06.2016

Лагерьда бүген Яшьләр үзәгеннән килгән кунаклар балаларның күңелен күрделәр. Алар үзләре белән "Добрый динозавр" исемле мультфильм,кызыклы уеннар һәм батут алып килгәннәр иде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Төшке аштан соң, түтәлләр утадылар.Шулай итеп ял һәм хезмәт үрелеп бара безнең лагерьда
-
6 нчы көн лагерьда 08.06.2016

Бүген лагерьның эш программасы буенча волейбол һәм футбол буенча дусларча очрашу үткәрелде.Балалар спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнадылар. Һава торышы көйләнеп киткәнлектән, мәктәп яны территориясен чыбык-чабыклардан чистарттылыр.Балаларга лагерьда бик ошый, һәрберсе канәгать булып, ә иң мөһиме- сау-сәламәт, өйләренә таралыштылар.
-
Рус теле яисә Пушкин көне 07.06.2016

Күп еллык традиция буенча, 6 июнь Россиядә "рус поэзиясенең кояшы" саналган А.С.Пушкинны искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең лагерьда да бу дата билгеләнеп үтелде:Пушкин турында презентация карадылар, укучылар белән Пушкин әкиятләренә сәяхәт кылдылар.төшке аштан соң көн спорт уеннарына багышланды.
-
лагерьда театр көне 06.06.2016

Бүген укучылар мультфильмнар карадылар, ә мультфильмның ахырын, үзләре мультфильм геройларына әверелеп,уйнап күрсәттеләр.Яңгыр яву сәбәпле, бүген мәктәп бакчасында эш башкарылмады.шулай булса да, вакыт сизелми дә үтеп китте.
-
"Кояшкай" лагеренда 03.06.2016

"Кояшкай" хезмәт һәм ял лагеренда балалар шау-гөре тынып тормый . Алар лагерь программасы нигезендә бүген яшел аланлыклыкта дару үләннәрен танырга өйрәнделәр. Рәхәтләнеп табигать кочагында ял иттеләр.Әлбәттә инде мәктәп бакчасында да тырышып эшләделәр.










