Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Гаилә традицияләре 14.05.2016

Һәр халыкның үз йолалары,традицияләре буыннан-буынга тапшырылып килә. Татар халкының да татарларга гына хас булган үз йолалары сакланып килгән. Гаилә көне уңаеннан бүген мәктәптә "Гаиләм традицияләре" темасына инфорамацион сәгать узды. Өлкән сыйныф укучылары проект эшләре башкарып килделәр.
-
Рус теленнән тикшерү эшләренең 2 нче өлеше 13.05.2016

4 сыйныфлар бүген рус теленең 2 өлешен эшләделәр. 2 өлеш 13 сораудан тора иде. Укучылар әлеге диктант текстына караган барлыгы 16 бирем башкардылар. шунысын да әйтергә кирәк, укучыларга бернинди дә өстәмә чыганаклардан файдалану мөмкинлеге бирелми. Күзәтүче әти-әниләр комитеты әгъзалары арасыннан сайланылды.Алда- математикадан тикшерү эшләре.
-
Мәктәптә Гаилә дәресе 12.05.2016

15 май-Гаилә көне. Әлеге Халыкара бәйрәм көне уңаеннан, 12 майда республикада бердәм "Гаилә дәресләре" узды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге чарадан читтә калмадылар. Хөснетдинова Нурфия Ризаетдин кызы әзерләгән сыйныф сәгате укучылар өчен файдалы,гыйбрәтле булды.Үзебезнең мәктәп укучыларының бәхетле гаилә мизгелләрен чагылдырган презентация балаларда гаиләләре өчен горурлану хисләре уятты. Сыйныф сәгате күп балалы гаилә турындагы "Однажды 20 лет спустя" фильмын карау һәм әлеге кино турында фикер алышу белән тәмамланды.
-
4 нче сыйныфлар өчен Россиякүләм тикшерү эшләре башланды 11.05.2016

4 сыйныф укучылары өчен дә "урак өсте" башланды.Бу көннәрдә алар берничә фәннән тикшерү эшләре эшләячәк (ВПР-всероссийсая проверочная работа).Әлеге эшләрнең биремнәре тикшерү узасы көнне генә билгеле була.Бүген рус теленнән Россиякүләм тикшерү эшенең 1 нче өлешен башкардылар.13 май көнне әлеге эшнең 2 нче өлеш биремнәрен эшләячәкләр. Алда-математика һәм әйләнә-тирә дөнья предметларыннан диагностик эшләр киләчәк.Аларга уңышлар телик!
-
71 ел элек Җиңү килде җиргә 09.05.2016
Матурлыгы өчен бу көннәрнеңКемнәр генә корбан булмаган!Исемнәрен тарих безгә үзеСаклап килә ерак еллардан!Туган ил хакына,Туган җир хакынаАвылдашлар башын салдылар.Безнең гомер өчен аларМәңгегә чит илдә калдылар!Бүген илебез иң изге бәйрәм-Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алу өчен укучылар һәйкәл янында узган митингта катнаштылар.Илләр имин,күкләр аяз булсын,сугыш афәтләре кабатланмасын ,дигән теләкләр һәрбер чыгышта яңгырады.Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле ветераннарыбыз!!!! -
Советлар Союзы Герое Ларионов Г.Ф. истәлегенә 06.05.2016

Бүген Зәй-2 Яшьләр үзәгендә Советлар Союзы герое Ларионов Г.Ф. истәлегенә багышланган пневматик мылтыктан ату ярышлары уза. Аксар мәктәбеннән әлеге ярышта 4 укучы катнаша. Аларга уңышлар телибез!
-
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК 05.05.2016

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр.Бу көннәрдә мәктәп укучылары "Үлемсезлек полкы" акциясенә катнашырга әзерләнә.Һәр укучы бабаларының, бабаларының әтиләре фотоларын барлап, әлеге фотоларын зурайтып ясаталар. 9 май митингында һәр баланың кулында бүгенге аяз күгебез өчен көрәшкән авылдашларыбызның фотолары булачак.Әлеге акциянең максаты – яшьләрне үз гаиләләре тарихын өйрәнүгә тарту, традицияләрне дәвам итү, аларны патриотик рухта тәрбияләү.Тарих үзен онытканны кичермәс...
-
Парклар һәм скверлар көне 01.05.2016

1 май -парклар һәм скверлар көне буларак билгеләнеп үтү уңаеннан, безнең мәктәп бу көнне авылыбызның иң матур ял итү урыны-Алма бакчасын сайлады.Табигать инде үзенең язгы матур күлмәген киенеп, укучыларны үз кочагына көтә иде. Төрле спорт уеннары, ял итү , җырлы-биюле күңел ачу мизгелләре балалар күңелендә матур истәлек булып сакланыр.
-
V республика "Моңлы курай" курайчылар конкурсында Аксар укучылары 28.04.2016

Бүгенгә безнең курайчы кызлар Чаллы шәһәрендә Инбер Шафиков истәлегенә багышланган V республика "Моңлы курай" конкурсының гала-концертына чакыру алганнар иде. Әлеге гала-концертка атаклы курайчы Инбер ага Шәфиковның якыннары, Факил Сафин, Флера Хөрмәтова, тагын бик күп мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Саба,Мөслим,Түбән Кама,Чаллы , хәтта Казаннан да курайчылар килгән иде.Безнең музыка укытучысы Ахметянов Ф.Ф. җитәкләгән "Тау чишмәсе" курайчылар ансамле, ансамбльләр арасында II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!Транспорт белән ярдәм иткән мәдәният бүлегенә рәхмәтебез чиксез зур.
-
мәктәп бакчасында казу эшләре башланды 27.04.2016

Бу көннәрдә һава торышы кояшлы булганлыктан, инде җир дә өлгерде.Укучылар казу эшләренә ябыштылар. Чәчәк түтәлләре урыны казылып, инде азрак чәчәк орлыклары да сибелде










