Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тимур беренче!⠀
09.06.2026
Гимнастика үзәгендә булып үткән, спорт гимнастикасы ярышларында Арсентьев Тимур беренче урынга лаек дип табылды!⠀Котлыйбыз, Тимур!⠀ Һәрчак алга яңа үрләргә!⠀


-
Бал корты Майя
04.06.2026
Илгизә Гаязовна балаларны бал корты Майя белән таныштырды: Маяй турында әңгәмә үткәрде, мультфильм карадылар. Саф һавада губкалар һәм гуашь буяулары ярдәмендә бал кортын ясап та карадылар.⠀Яңгыр ява башлап, эшебезне тулысынча тәмамлый алмадык. Ләкин балалар хәзер бал кортларының тормышы турында күбрәк беләләр, гадәти булмаган техника ярдәмендә иҗат итеп, яңа күнекмәләр дә үзләштерделәр.⠀

-
Сара Садыйкова скверына тавыш бирик!⠀⠀ ⠀⠀
03.06.2026
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/home/ сайтында Татарстанның парк һәм скверларын төзекләндерү буенча тавыш бирү бара.⠀ Сара Садыкованың тууына быел 120 ел!⠀ Кызы Әлфия Айдарская исә, быел май аенда, 101 яшен тутырды.⠀ Әлфия ханым, белән без һәрчак элемтәдә. Ул безнең бакчабызда берничә мәртәбә кунак та булып китте.⠀Барыгызны да әлеге тавыш бирүдә катнашырга чакырып калабыз!⠀ Шәһәребез төзекләндерүгә үз өлешебезне кертик!⠀ ⠀
Тавышны 12.06.2026 датасына кадәр бирергә була!⠀





-
1 нче июнь. Халыкара балаларны яклау көне!⠀
02.06.2026
Бакчабызда балалар өчен бәйрәм оештырдык. ⠀Төрле бәйге - ярышлар үткәреп, җырлап - биеп, рәсемнәр ясап күңел ачтык!⠀ ⠀ Быелгы җәй шатлыклы вакыйгаларга, сөенечле хәбәрләргә бай;⠀ кояшлы - яңгырлы, җиләкле - сандугачлы, чәчәкле - күбәләкле булып истә калсын иде!⠀
-
Хыялдагы бакча
29.05.2026
Һәрберебезнең дә, көндез йоклатмый торган, ашарга тәмлүшкәләр өләшә торган балалар бакчасы турында хыялланганы булгандыр. Безнең коллективыбыз һәм мәктәпкә әзерлек төркеме ата - аналары шул хыялны тормышка ашырды.⠀Ничек килеп чыкканлыгын бергәләп карыйк
Видеоны сылтама аша үтеп карый аласыз.




-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында патриотик тәрбия буенча Координацион совет белән берлектә утырыш үткәрелде.
25.05.2026
Утырышта бакчабыз мөдире Айгөл Абделганиевна да катнашты.⠀Биредә "Алдынгылар хәрәкәте" эшчәнлеге, остазлыкны үстерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, патриотик тәрбия нечкәлекләре турында сүз алып барылды.⠀


-
Мәктәпкә әзерлек төркеме ГТО нормативларын тапшырган иде.⠀ ⠀
25.05.2026
Нормативларны уңышлы тапшырганнары өчен, алтын түштамгалар белән бүләкләнделәр алар! Балаларны бүләкләү өчен Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты хезмәткәре Гөлфия Габделхәбировна килде бакчабызга.⠀

-
Чыгарылыш кичәләре дәвам итә!⠀
24.05.2026
Безнең "Мәрҗән" ансамбле, "Алмагач" Сәләт мәктәбе чыгарылыш кичәсендә чыгыш ясады!⠀ ⠀
Мәктәп эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен, бакчабызны рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр.

-
Чыгарылыш 2026!⠀ ⠀
22.05.2026
Иң актив, сәләтле, булдыклы балалар һәм ата-аналар! Креатив, заманча, милли җанлы гаиләләр!⠀ Быелгы чыгарылышны шулай тасвирлап була!Күпсанлы бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге проектларны тормышка ашырдык алар белән!⠀ Хәзер инде мәктәпкә озатабыз .Моңсу да, күңелле дә бәйрәм.⠀ ⠀
Кадерле балалар! ⠀Тырышып укып, яңадан-яңа үрләр яулап, әти-әниләрегезне сөендереп торыгыз. Милләтебезнең лаеклы уллары-кызлары булып үсеп житеп, тормышта үз юлыгызны ярып барыгыз. Бәхетле, тигез, ак юллар сезгә!⠀ ⠀
P.S. Балаларны котларга⠀ 27нче гимназия укучылары, "Алдынгылар" хәрәкәте активистлары да килгән иде.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә шахмат түгәрәге
18.05.2026
Шахмат уены балаларла логик фикерләүне, игътибарлылыкны, анализ ясау күнекмәләрен үстерә. Мөстәкыйль рәвештә карар кабул итү осталыгын формалаштыра.⠀ ⠀
Түгәрәк җитәкчесе: Родченкова Валентина Александровна⠀










