Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Октябрьгә аяк бастык
06.10.2025
Бакчабызда түгәрәкләр башланды дигән сүз.
Бүген степ - аэробика турында сөйләшербез.
Степ - аэробиканың уңай яклары:
аяк һәм бөтен гәүдә мускулларын ныгыта
кординация һәм балансны үстерә - степ платформаларга менү-төшү барышында балалар гәүдәләрен контрольдә тотарга, тигезлекне сакларга өйрәнәләр
актив хәрәкәтләр кан әйләнешен һәм сулыш алуны стимуллаштыра. Бу, үз чиратында, сәламәтлеккә һәм чыдамлылыкка уңай йогынты ясый
Һәр төрле физик активлык – яхшы кәеф һәм энергия чыганагы булып санала!
Плюслары бик күп!Видеода зурлар мәктәпкә әзерлек төркеме степ - аэробика түгәрәгендә.
Түгәрәк җитәкчесе: Зәлия Фәнисовна.Әле беренче генә шөгыль булуга карамастан, балалар күнегүләрне яхшы эшлиләр.
-
Экология турында тагын да күбрәк белә хәзер зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме.⠀
03.10.2025
Кичә Лилия Фаизовна белән Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Экология һәм табигатьне саклау" юнәлеше буенча эшләделәр алар.⠀
Әңгәмә үткәреп, экологик темага уеннар уйнадылар.⠀Шул уңайдан бәйге игълан итәбез!⠀
"Экологик кул эшләнмәләре" күргәзмәсен оештырабыз.
23.10.2025 – кул эшләмәләрен кабул итүнең ахыргы көне!Барыгызга да уңышлар телибез!⠀
-
Бакчабызда өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм оештырдык
02.10.2025
Рәхәтләнеп жырладык, биедек, уеннар уйнадык. Кунакларның һәм балаларның чыгышларын да карадык.⠀
⠀
Кадерле өлкәннәр!
Сезнең тормыш - үзе бер тарих! Күпне күргәнсез, күпне кичергәнсез! Яшь буынга мирас итеп калдырырлык тәжрибәгез бар. ⠀
⠀
Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. ⠀
Һәр иртә шатлык-куанычлар гына алып килсен!
Тагын бер мәртәбә, бәйрәм белән сезне! -
"Апуш" та булдык
30.09.2025
"Апуш" татар балалар татар студиясе Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча " Әкият китабы" спектаклен сәхнәләштерде.
Без дә барып, тамаша кылдык!
Артистлар белән бергә әкият дөньясына, балачак иленә кайтып килгәндәй булдык.
"Апуш"лыларга афәрин
Мондый дәрәҗәдәге спектакльне сәхнәләштерү, зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә.
Алга таба да иҗади уңышлар телибез аларга! -
Бүгенге тормышыбызның күпчелек өлеше онлайн үтә
29.09.2025
Иртән торуга эш, бакча-мәктәп чатлары... Кирәк-яракны да күпчелек онлайн заказ бирәбез.
Социаль челтәрләр инде аралашу урыны гына түгел, күпчелек өчен бизнес үстерү чарасы да.
Урамда, юлда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен белгән кебек, интернет киңлекләрендәге саклык кагыйдәләре белән дә таныш булу мөһим.Ата - аналар җыелышында, мәгълүмати куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Петросянц Дмитрий Геннадьевич, нәкъ менә шушы темага чыгыш ясады.
Чыгыш барышында виртуаль дөньядагы куркынычсызлык кагыйдәләренең мөһимлеге һәм аның төрле юнәлешләрдән торуы яктыртылды.
Дмитрий Геннадьевич ата-аналарны, әлеге куркынычлардан саклану өчен, кирәкле белем һәм инструментлар белән таныштырып үтте.

-
"Татар сүзе" телевизион бәйгесенең йомгаклау концерты
26.09.2025
Җиңүчеләр арасында элек безнең бакчабызга йөреп, бүген инде мәктәп укучылары булган балалар да бар иде.
Гәрәева Зөбәйдә һәм Җаппарова Мәрьям.⠀
Котлыйбыз сезне, кызлар!⠀
Горурланабыз, уңышларыгызга чын күңелдән сөенәбез!⠀Яңадан-яңа үрләр яулап, һәрчак алга баруыгызны телибез!
-
Кичә (24.09) 209нчы балалар бакчасы базасында Карачай-Чиркессия делегациясе белән очрашу узды.
25.09.2025
Семинар кысаларында туган телләрне саклау һәм үстерү проблемаларын, аларны чишү юлларын яктырткан чыгышлар тыңладык.⠀
Безнең бакчабыздан Зәлия Фәнисовна үзенең эш тәрҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук 209, 136 нчы балалар бакчалары һәм 41нче мәктәп педагоглары да чыгыш ясадылар.⠀
⠀

-
Шамсутдинов Данэль футбол буенча ярышларда икенче урынга лаек булган!
23.09.2025
Котлыйбыз Данэльне!
Алга таба да уңышлар һәм яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!

-
Икмәк табынга кайдан килә?
21.09.2025
Уртанчылар төркеме, тәрбиячеләре Илгизә Гаязовна белән шул турыда әңгәмә үткәрделәр.
Камыр ризыклары төрләре белән танышып, арыш, бодай башаклары рәсемен дә ясадылар.
-
Кечкенәләр төркеме дә икмәк турында сөйләште үткән атнада
21.09.2025
Тәрбиячеләре Фәнзия Мансуровна белән "Ипи - иң кадерле ризык" темасына әңгәмә үткәрде алар.⠀
Рәсемнәрдән карап ипи турында сөйләштеләр: аның кайда үсүе, ипи үстерергә нинди транспортлар ярдәм итүен, бодай бөртегеннән башлап өстәлгә куелганчы ипинең нинди юллар үтүе белән таныштылар.⠀
Ә икенче көнне, үзләре, чып-чын ипи пешереп, аны авыз итеп тә карадылар!










