Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе Детский сад закрыт на капитальный ремонт!
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе Детский сад закрыт на капитальный ремонт! - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Бәйге
24.12.2025
Ашрапова Хәят, әниләр көненә багышланган бәйгедә, "Сынлы сәнгать" номинациясендә, II дәрәҗәдәге лауреат дип табылды!
Җитәкчесе: Илгизә Гаязовна
Котлыйбыз сине, Хәят!⠀
Алга таба да уңышлар телибез!⠀
P.S. фотода Хәят үзе ясаган рәсеме һәм дипломы белән.

-
Хәтерлисезме?⠀
23.12.2025
Суганнар утырткан идек..
Уңыш җыеп алыр вакыт та җитте.⠀
⠀
Үзебез үстергән суган кыягы/яшел суган белән витаминлы ашлар ашаячакбыз хәзер!⠀
Безнең төркемебез MAXта https://max.ru/id1655034877_gos -
Балалар белән бергә, бакчабызны Яңа ел каршыларга әзерләдек
20.12.2025
Чыршыларны бизәдек.⠀
Яңа ел җырлары җырладык .⠀
⠀
Тиздән 2025нче ел белән саубуллашабыз. ⠀
Җырдагы кебек, "җилдәй җитез" тагын бер ел үтеп китте.⠀
Киләсе еллар яхшы хәбәрләр генә алып килсен. -
Салаватиклар концерты
18.12.2025
Бакчабыздан Аитов Гаяз да катнашты концертта !⠀
Иптәшләре белән нәни куяннар биюен биеде алар.⠀
⠀
Кечкенә генә өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез.⠀
Гаязга алга таба да уңышлар телибез.⠀
Безнең төркемебез MAXта https://max.ru/id1655034877_gos -
Шаянда "Яңа ел чыршысы" тапшыруын төшерү мизгелләре.
17.12.2025
Бакчабыздан Арсентьева Лия чыгыш ясаячак.⠀
⠀
Тапшыру тиздән, Яңа ел бәйрәмнәрендә, экраннарга чыгачак.
-
Саф һавада уеннар
17.12.2025
Хәзерге вакытта Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Спорт" юнәлеше буенча эшлибез.⠀
⠀
Бу юнәлеш буенча 27 татар гимназиясе укучылары, Алдынгылар хәрәкәте активистлары, безнең балалар белән саф һавада ишегалды уеннары оештырдылар.⠀
⠀
Мавыктыргыч, күңелле булды. -
Туган көннәр шулай күңелле уза бездә!⠀
16.12.2025
Вахитова Айлинны котладык!
⠀
Ахырда бергәләп җырладык та.⠀
Сез дә кушылып җырлагыз. -
Урамда чын кыш
12.12.2025
Кыш җитү белән бергә кошларга азык табу да кыенлаша.⠀
Бакчабыз ишегалдына җимлекләр ясап эләргә булдык.⠀
Балалар өйдә әти-әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап алып килделәр.⠀
Аларны бакчабыз ишегалдына чыгарып, элеп тә куйдык.⠀
⠀
Урамга чыкан саен, җимлекләргә җим салып, ашарга килгән кошларны күзәтәчәкбез хәзер.⠀
⠀
P.S. җимлекләрне Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендәге "Волонтёрлык һәм игелеклелек " юнәлеше кысаларында ясадык.
Безнең төркемебез MAXта
https://max.ru/id1655034877_gos -
5 декабрь - волонтёрлар көне⠀ ⠀
05.12.2025
Бакчабызда "Волонтёрлык һәм игелеклелек" юнәлеше буенча волонтёрлык эше дәвам итә.⠀
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары үзләре тагын яңа уен ясадылар.⠀
Кечкенәләр төркемендә булдылар.⠀ -
Зәлия Фәнисовнаның иҗат кичәсе
05.12.2025
Җырлы-моңлы, милли, ихлас
һәм эчкерсез.⠀
Без шулай дип тасвирлар идек бу кичәне.⠀
Бер сулышта үтеп китте, җитми калды.⠀
⠀
Зәлия апабызга сәхнәдә үз урынын табып иҗат итүен, яңадан – яңа үрләр яулауын телибез.










