Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Кичә (24.09) 209нчы балалар бакчасы базасында Карачай-Чиркессия делегациясе белән очрашу узды.
25.09.2025
Семинар кысаларында туган телләрне саклау һәм үстерү проблемаларын, аларны чишү юлларын яктырткан чыгышлар тыңладык.⠀
Безнең бакчабыздан Зәлия Фәнисовна үзенең эш тәрҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук 209, 136 нчы балалар бакчалары һәм 41нче мәктәп педагоглары да чыгыш ясадылар.⠀
⠀

-
Шамсутдинов Данэль футбол буенча ярышларда икенче урынга лаек булган!
23.09.2025
Котлыйбыз Данэльне!
Алга таба да уңышлар һәм яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!

-
Икмәк табынга кайдан килә?
21.09.2025
Уртанчылар төркеме, тәрбиячеләре Илгизә Гаязовна белән шул турыда әңгәмә үткәрделәр.
Камыр ризыклары төрләре белән танышып, арыш, бодай башаклары рәсемен дә ясадылар.
-
Кечкенәләр төркеме дә икмәк турында сөйләште үткән атнада
21.09.2025
Тәрбиячеләре Фәнзия Мансуровна белән "Ипи - иң кадерле ризык" темасына әңгәмә үткәрде алар.⠀
Рәсемнәрдән карап ипи турында сөйләштеләр: аның кайда үсүе, ипи үстерергә нинди транспортлар ярдәм итүен, бодай бөртегеннән башлап өстәлгә куелганчы ипинең нинди юллар үтүе белән таныштылар.⠀
Ә икенче көнне, үзләре, чып-чын ипи пешереп, аны авыз итеп тә карадылар! -
Кулыбызда "Салават күперенең" яңа саны!⠀
19.09.2025
Әлеге санда чыккан тәҗрибәне эшләп карадык.⠀
"Җанлы күбәләк корты" дип атала.Тәҗрибә эшләр өчен кирәк булачак әйберләр:⠀
фломастерлар⠀
салфеткалар⠀
савыт белән су
Тәҗрибә үткәрү тәртибе видеода.
-
ГТО тапшырдык!
15.09.2025
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме ГТО* нормативлар тапшырды.
Нормативларны кабул итәргә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты хезмәткәре Гөлфия Габделхәбировна килде бакчабызга.
Физик күнегүләрне үтәгәннән соң, балаларга грамоталар тапшырылды.
Балалар барсы да булдырдылар!
Бу бакчабызның һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе!
*ГТО – халыкның физик әзерлеген бәяләү һәм физик культураны үстерү максатыннан булдырылган Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы. -
Сабировлар гаиләсен котлыйбыз!
14.09.2025
Юл хәрәкәте иминлеге тематикасына багышланган фотомарафонда катнашып, район күләмендә, I урынга лаек дип табылды алар!⠀
⠀
"Юл хәрәкәте иминлеге" Дәүләт бюджет учреждениесы хезмәткәре – Зөлфия Вәгыйзовна килеп, Сабировларга бүләкләр тапшырды!⠀
Афәрин сезгә!

-
12 нче сентябрь – якыннар, гаилә белән аралашу көне.⠀
12.09.2025
Шул уңайдан балалар, ата-аналар белән мохтаҗлар приютында яшәүче, тукланучы кешеләр өчен тәмле күчтәнәчләр һәм үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләр әзерләдек.⠀
⠀
Аларга бераз булса да игътибар һәм гаилә җылысын бүләкләр итәсебез килде. -
Бүген җомга
12.09.2025
Димәк бездә дискотека⠀
Милли көйләргә өздереп биибез
Пед.көллият студентлары да безнең белән. Бакчабызда практика үткәндә, һәр чарада да катнаша алар!⠀ -
Кечкенәләребез тәртипкә өйрәнә
11.09.2025
Фәнзия Мансуровна балаларга пижама төрү ысулларын күрсәтте.
⠀
Балалар аңлатканнарны тыңлап, карап кына калмыйча, пижаманы үзләре төреп тә карадылар.










